Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Буа пәйда булды

Урмандеево авыл җирлеге территориясендә, күп кенә муниципаль берәмлекләрдәге кебек, яңартуны таләп иткән объектлар бар.

Күптән түгел Савгач авылындагы Саврушка елгасы аша гидротехник корылма да шул категориягә керде. Соңгы елларда иске буа аша автомобиль һәм җигүле транспортта узу зур куркыныч тудырды.

Ул киңлеге өч метрдан  артмаган, чокырлы буа юлы иде, һәм теләсә нинди саксыз хәрәкәт әйләнеп төшүгә китерергә мөмкин иде. Техника белән аварияләр дә булгалады. Шулай булуга да карамастан, бу объект авыл өчен стратегик әһәмияткә ия.

Елганың икенче ягында – кырлар, болыннар һәм урман. Буаны ремонтлау күп чыгымнар таләп итте. Авыл җирлегендә нәрсә эшләргә икән дип баш ваттылар. Энергетика тармагы ветераны Владимир Тимофеев җитәкчелегендәге авыл активы яңа буаны төзү мәсьәләсе буенча күп кенә инстанцияләр бусагаларын таптады.

Ниһаять, мәсьәләгә чишелеш табылды. Урмандеево авыл җирлеге буаны төзекләндерүгә “РИТЭК“ ҖЧҖдән 200 мең сумга социаль проектлар грантын отты.  Уй-ниятләрне тормышка ашыруда Евгений Казаковның төзелеш предприятиесе ярдәм итте.

Төзүчеләр эшләрне тырышлык белән, намуслы башкардылар. Язгы ташу вакытында корылманың сакланышын гарантияләүче бетон торбалар салдылар, өстен туфрак белән капладылар. Буа киңлеген 6-8 метрга, озынлыгын 26 метрга кадәр җиткерделәр. Хәзер исә аның буенча теләсә нинди техникада узу җайлы һәм куркынычсыз. Белгечләр фикеренчә, буа 10 тоннага кадәр авырлыкка исәпләнгән.

– Киләчәктә иганәчеләр биргән акча хисабына бу участокка вак таш салырга планлаштырабыз, – дип таныштырды проект белән авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев