Буа да, зиратка илтә торган юл өстендә күпер дә, авыл урамы да төзелә
Яңаүзилеләр – бердәм генә түгел, эшчән халык та.
Өстәвенә, командада эшләп, бер үк вакытта берничә эшне башкаралар. Эшләре дә гөрләп бара.
Без килгән көнне дә авыл читендәге урамда техника эшли иде – КамАЗ машинасы ватык кирпеч кисәкләрен китереп бушатты, бульдозер шунда ук аны тигезләп җәйде, ә ирләр юл кырыйларын кул белән тигезләделәр. Юл авыл читеннән буага таба китә – анда да авыр техника эшли иде. Сөлчә елгасы аша күпер авыл зиратына алып бара. Әмма авыл халкын соңгы юлга җәй көне генә лаеклы озатырга мөмкин булган. Язгы-көзге пычракта һәм кыш көне бирегә текә юл аркасында транспорт белән күтәрелү түгел, җәяү дә менеп булмаган.
– Безнең авыл ике өлешкә – аскы һәм өске якка бүленгән. Яңа Үзидә ике мөселман зираты һәм бер православие каберлеге бар. Узган гасырның 21 елларында безнең авылда Беловка ягында, татарлардан тыш, тагын әле чуашлар да яшгәнен күпләр белми, – ди Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов. – Шул елларда Беловка һәм Алексеевка авыллары оеша, безнең авылдашлар шунда күченгәннәр. Өч зиратны да тәртиптә тотабыз, үләннәр чабыла, өмәләр оештырабыз. Шулай булгач, юл хәзер исән булганнар өчен генә түгел, бабаларыбыз өчен дә мөһим. Ел саен гражданнар җыенында «Бикчабар» елгасы аша (тиз ага торган елга), җирле халык аны Сөлчә елгасы кушылдыгы дип атап йөртә, кичүне ничек төзү мәсьәләсе күтәрелә иде. Ә быел Әмирҗан Сабиров җитәкчелегендәге авыл аксакаллары кискен фикергә килделәр. Халык идеяне финанс яктан хуплап кына калмады, ә үзләре дә бөтен эшне башкарырга вәгъдә иттеләр. Шунда ук, кире какмаячагын белеп, хуҗалыгында техникасы булган җирле эшкуар Минсәлим Әфләтуновка мөрәҗәгать иттек. Һәм эш башланды.
Яңаүзилеләр юл төзелешенә уйлап керешкәннәр. Күпер төзелеше башланганчы, үзара салым акчасына сатып алынган вак ташны юлга түшәр алдыннан, авыл урамнарына кирпеч калдыклары җәйгәннәр – иганәчеләр һәм меценатлар ярдәм иткән. Сүз уңаеннан, Овражная урамы кырый гына түгел, ә юл булмаган соңгы урам да.
Әтиле-уллы Әфләтуновлар идарә иткән трактор һәм КамАЗның ничек җиңел эшләвен карап тору җанга рәхәтлек бирде. Техника гөрелтесе, тузан өеме. Трактор руле артында Минсәлим абый үзе иде. Тракторны ул чираттагы участоктагы юлны тигезләп бетергәч кенә туктатты. Исәнләшкәч, таныштыргач, сезнең турыда бик күп яхшы сүзләр ишеттек, дидек.
– Минем турыда кем нәрсә сөйлидер, белмим, югыйсә, яхшылыктан башка берни дә эшләмибез кебек, – дип елмайды Минсәлим Әсәдулла улы, без басып торган үргә таба күтәрелеп. – Хәер, бабай, сиңа 70 яшь бит инде, кая барасың, дигәннәрен еш ишетәм. Ә мин ярдәм итә алуыма шат. Мин моны үзем генә эшләмим бит, улым белән икәү, барысын да бергә киңәшәбез, фикеребезне җирлек башлыгына да җиткерәбез, авыл халкы да хуплый. Зиратка кадәр юл авыл эчендәге кебек үк мөһим. Без бит бу тормыштан кайчан китәчәгебезне белмибез. Ахирәттә һәркемгә игелекле эшләр кирәк, алар безне җәннәткә алып керәчәк. Кеше күрсен өчен, тамга өчен түгел, ә үзебезнең авыл өчен эшлибез. Аллаһ ярдәм итә, ә без аның фатихасын гына үтибез.
Аксакал Әмирҗан Сабиров эшнең җайлы баруына, зиратка менә торган калкулыкның тигезләнүенә, елга аша зур торба салуларына чын күңелдән сөенеп бетә алмый. Ул монда беренче тапкыр буаны 1977 елда ясаганнарын искә төшерде, ә моңа кадәр, җәйдән тыш, башка ел фасылларында матәм процессиясе зиратка, урман почмагыннан чыгып төшә торган булган, транспорт белән узарлык булмаган һәм шуңа күрә мәетне соңгы юлга кыр буйлап күтәреп барганнар.
– Мин Татарстан хөкүмәтенең үзара салым акчасын җыю карары нигезендә ел саен җирле хакимиятнең урамнарны һәм авылларны төзекләндерү белән шөгыльләнүенә шат. Ә зиратка алып бара торган кичү юлы – ул ярты гасыр дәвамында диярлек авыл халкы алдында торган зур һәм төп проблема булды, – ди Әмирҗан Сабиров. – Илсур Рәхимҗан улы, Минсәлим һәм Руслан Әфләтуновларга башкарган эшләре, барлык башлангычларны бертавыштан хуплаган авылдашларга бик зур рәхмәт. Шушы көннәрдә генә без зиратта өмә оештырдык, ә бүген барлык ир-атлар җыелып, юл һәм буа ясыйлар.
Яңа Үзи авылында үзара салым акчасына юл салып һәм кичү төзеп кенә калмыйлар, моның өчен 120 мең сумлык 90 тонна вак таш кайтарылган, ә 165 мең сум торган балалар мәйданчыгы да урнаштырачаклар.
Авыл халыкы көче белән Трофим күлен чистартырга ниятлиләр. Ә аның үз риваяте бар, тынгысыз табигатьле, спиртлы эчемлекләр белән мавыккан кеше, вафатыннан соң да төнлә өрәк булып күренеп, авыл халкына тынычлык бирмәгән. Чуаш йоласы буенча, мәрхүмнең җаны тынычлык тапсын өчен, авылның аның рухы пәйда булган өлешендә җиргә казык какканнар. Һәм шул урында күл барлыкка килгән. Ул калкулыкта урнашуга карамастан, корылык елда да аның суы кипми икән.
Ә якында гына чишмә челтерәп ага. Кайчандыр чишмәгә бару өчен елга аша чыгарга туры килгән. Әмма якташ Фидаил Фәрхат улы Идиятуллин ярдәме белән чыганактан чыккан торбаны авыл ягындагы ярга кадәр сузганнар.
Димәк, су һәм хезмәт сөючән һәм якты ниятле кешеләр – Яңа Үзи авылының төп байлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев