Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бу йортта аларга картлык куркыныч түгел

Инвалидлар декадасы кысаларында район башлыгы Камил Гилманов картлар һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында булды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева озатып йөрүендә ул социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартлары белән танышты. Бүгенге көндә учреждениедә 102 кеше яши. Алар арасында актив кешеләр дә, урын өстендә ятучылар да бар. Район башлыгы корпусларны карап чыкты һәм шәхси әңгәмәсе вакытында хезмәтләр алучыларның йортта ни дәрәҗәдә уңайлы яшәүләре, көннең, туклануның, дару препаратлары белән тәэмин итүнең ничек оештырылуы турында сорашты.

Кайберләре социаль учреждениедә бер генә ел яшәми. Һәм картлык көннәрен язмыш әзерләгән ялгызлыкта түгел, ә уңайлы яшәү шартлары тудырылган йортта каршы алуларына бик канәгать алар. Камил Гилманов хезмәтләр алучылардан яшәү шартларына һәм биредә хезмәт куючыларга карата бары тик яхшы фикерләр генә ишетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев