Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне билгеләү тәртибе үзгәртелде

Финалга чыккан укучылар барысы да призер дип исәпләнәчәк.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасы финалы үткәрелмәячәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итте.

Министр Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру форматының үзгәрүе турында сөйләгән. Россиякүләм финалга чыккан төбәкләрдәге җиңүчеләр автомат рәвештә призерлар булып калачак. Аларга моның тиешле дипломнар тапшырылачак.

Укуларын дәвам иткән калган укучылар үз көчләрен 2021 елда сынаячак. Алар, мәктәп, муниципаль, төбәк этабында катнашмыйча, турыдан-туры финалда катнашу хокукына ия булачак. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев