Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Европада ковидның яңа дулкыны башлануы турында әйтте
Соңгы алты атна эчендә Европа төбәгендә COVID-19 яңа очраклары арткан, ә узган атнада 3 миллион тирәсе яңа очрак теркәлгән
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы башлыгы Ханс Клюге коронавирусның «омикрон» штаммы вариантлары белән килеп чыккан СOVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны турында хәбәр итте һәм Европа илләрен битлек кию вакцинацияләүгә кагылышлы чаралар күрергә чакырды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Бу юлы дәвам итә торган COVID-19 дулкыны «омикрон», аерым алганда, BA.2 һәм BA.5 варианты белән бәйле», - диде Клюг.
Ул хәбәр иткәнчә, соңгы алты атна эчендә Европа төбәгендә COVID-19 яңа очраклары арткан, ә узган атнада 3 миллион тирәсе яңа очрак теркәлгән, бу дөньядагы барлык яңа очракларның яртысын диярлек тәшкил итә. Клюге шулай ук салкыннар якынайган саен COVID инфекциясенең тизрәк таралу куркынычы булуын әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев