Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid сәбәпле чикләүләр кертү зарурлыгын бәяләде

Илкүләм локдаун соңгы мөмкин чара буларак каралырга тиеш, диләр халыкара оешмада.

Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, локаль чикләү чаралары кертелергә мөмкин. Әмма илкүләм локдаун (катгый изоляция - Т-и. иск.) кертү зарурлыгы соңгы мөмкин чара буларак каралырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта күп кенә илләрдә элек гамәлдә булган катгый чикләүләргә без соңгы мөмкин чара буларак карыйбыз. Чөнки элек вирус турында бернинди мәгълүмат та юк иде", - дип аңлатты ул халыкара оешманың ил дәрәҗәсендәге карантинга мөнәсәбәтен.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле билгеле бер шартларда "локаль, вакыт буенча чикләнгән һәм сектораль чикләүләрне" кертү кирәклеген искәртте. Шул ук вакытта ул илкүләм локдаунны коронавирус белән көрәшнең универсаль сценарие түгел, ә «соңгы чара» дип бәяләде.

Вуйнович фикеренчә, тупланган белемнәр һәм тәҗрибә белән илләр икътисад һәм мәгариф системасы эшчәнлеген туктатмыйча, Covid-19га каршы көрәшен дәвам итә алачак.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев