Бөтен нәрсәсе дә булган кеше бай түгел, ә булганына сөенә белгән кеше бай.
Байлык ул безнең хозурыбыздадыр.
Аксубай Феодосий Тотемский правослау чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев шулай дип саный.
Православие күзлегеннән коррупция нәрсә ул, һәм коррупцион гамәлләргә һәм күренешләргә нәрсәләр керә – без рухани белән шул хакта әңгәмә корабыз.
– Коррупция турында сөйлибез икән, бу инде православие тарафыннан гөнаһ санала. Аллаһ: «Булганына разый бул, артыгын алма, башкаларныкына кул сузма», дигән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чит кеше хезмәте, кемнеңдер кайгысы, ниндидер файда алу хисабына түгел, ә үз тырышлыгың, хезмәтең белән яшәргә өйрәнергә кирәк. Үзебез булдыра алганнан канәгатьләнә белергә кирәк. Чөнки иң мөһим бүләк – ул Ходай тарафыннан безгә булдыру, хезмәт итү өчен бирелгән көч-куәт. Синең байлыкка чумуың яисә нидер урлавың ул бәхет түгел. Ә синең нидер булдыруың, иҗат итүең, төзүең – бәхет. Кеше нидер булдыра, тырыша икән, матди бүләк түгел, ә үз хезмәтеннән шатлык ала.
– Димәк, матди байлык бөтенләй мөһим түгел?
– Бик дөрес. Һәр хезмәт мактауга лаек. Әмма һәркем шуны аңларга тиеш, әгәр ул урлаган икән, димәк, кемнеңдер малына кул сузган. Әгәр артыгын алган икән, димәк, кешене алдаган, баланың соңгы өметен урлаган, олы кешене үпкәләткән. Тик без бу хакта уйламыйбыз. Һәм бу эгоизм чынлыкта һәр кешегә хас. Безнең бурыч – бары үзеңне генә күрергә өйрәнүдә түгел. Ә коррупция – ул үзеңне, үз мәнфәгатьләреңне һәм үз файдаңны гына күзаллау.
– Законсыз юл белән табылган байлык бәхет китермәячәк?
– Нәкъ шулай. Әгәр ул гадел юл белән табылмаган икән, кеше күңеленә курку хисе кереп оялый. Ул моның өчен дөньялыкта җавап тотмаса да, Ходай каршына баргач, җавап бирәчәк. Кагыйдә буларак, кем урлый, алдый, үзе дә бәхетсез һәм аның нәселе бәхетсез булачак. Без моны аңларга тиеш. Изге китапта әйтелгәнчә, алуга караганда бирүең күпкә яхшырак. Сораганга караганда, күбрәк бирергә кирәк. Чөнки сорау да зур батырлык вә гайрәттер. Әгәр акчаң бар икән, аның белән дә дөрес эш итә белергә кирәк. Хәтта Аллаһ кешегә ниндидер талант һәм зур мөмкинлекләр бирә икән, ул аңардан моны, һичшиксез, кайтартачак. Әгәр беренчесенә – биш, икенчесенә – өч, ә өченчесенә бер талант бирсә дә, ул моны алачак. Иоанн Златоуст әйткәнчә, бай кеше бөтен нәрсәсе дә булган кеше түгел, ә шартлы рәвештә әйткәндә, булганына канәгатьләнә беләгән кеше бай. Мисалга, безнең әби-бабаларыбызның бик аз әйбере булган, әмма алар моның белән дә уртаклаша белгәннәр. Бу – сәнгать.
– Изге китапта шатлыгы булган кеше белән сөенергә, кайгылы кеше белән еларга кушкан …
– Байдан көнләшергә түгел, ә фәкыйрьне яманларга ярамый. Чөнки көнләшү ул корт кебек, ул безнең җанны ашый. Әгәр без аңлыйбыз һәм көнләшмичә яшәргә өйрәнәбез икән, без бәхетле булачакбыз. Бәхет ул хезмәттә. Кеше әти-әнисенә, балаларына, гаиләсенә, дусларына хезмәт итә, күршеләренә ярдәм итә икән, дошманнарын аңларга өйрәнәчәк. Аларга кызыгырга түгел, ә кызганырга өйрәнәчәк. Кеше кемнеңдер бай, ә кемнеңдер хәерче булу уйлары борчымый икән, ул тыныч яшәячәк. Ул бер-берсе белән аралашудан, бер-берсенә ярдәм итүдән сөенеч алачак. Кызганычка каршы, без боларны еш кына күрмибез. Әгәр бездә акча күбрәк икән, кагыйдә буларак, проблемалар да күбрәк булачак. Аларны кая да булса салырга кирәк, кемдер аларны урларга, бәясен югалтырга мөмкин.
– Ягъни чаманы белү мөһим?
– Изге китапта малы кысаларга сыймаган бер бай турында әйтелгән. Ә ул: “Менә бөтен киртәләрне сүтәм, зурайтып төзим, байлыгым бөтен гомерем буена җитәчәк, гомеремне җырлап, балда-майда гына уздырачакмын”, дигән. Ә Аллаһ аңа: “И бәндәм, бу кичтә синең җаныңны алырлар. Ә син байлыгыңның кемгә калганын да белмәячәксең”, дигән. Тормышта да шулай. Мал туплаган кеше китә һәм суд юллары, явызлык башлана. Хәзер дөрес юл белән акча эшләү өчен мөмкинлекләр бик күп: иренмичә эшлә генә. Ходай беркемне дә ярдәменнән ташламас. Тәҗрибә эшләргә теләмәгән, ялкау кешеләрнең сорарга яратуларын күрсәтә. Ә, чыннан да, тормышлары авыр кешеләр кемнәндер ярдәм сорарга оялалар, үз мәшәкатьләре, проблемалары белән башкаларны интектерергә теләмиләр.
Кайчагында шундыйларга ярдәм тәкъдим итәсең, ә җавап итеп, ”минем бар да җитәрлек”, дигән сүзләрне ишетәсең. Димәк, кеше үзе эшләп табарга тырыша. Ә гаиләсен карарга, балаларга укырга ярдәм итәргә теләмәүчеләр дә бар. Күршесенең нинди зур йортта яшәвенә кызыга, асылда, бу зур проблема гына бит, башта аны төзүгә һәм карап тотуга киткән чыгымнар, ә олыгайгач кешеләр икәү генә яшәп калалар, асылда, буш йорт бәхет китерми. Аны, әйтик, авылда сатуы да кыен. Шулай ук кыйммәтле машиналар да. Булганына сөенә белергә һәм балаларны да шуңа өйрәтергә кирәк.
– Бу дөньяда балалары картлар йортына тапшырган өлкәннәр дә аз түгел, алар арасында бай кешеләр дә очрый.
–Безнең балалар – безнең варислар. Бер хезмәтчедән күпме акча эшлисең, дип сораганнар. Ул: “Өч тиен”, дигән. Берсен әти-әниемә бурыч бирәм, икенчесен балаларга бурычка бирәм, ә берсенә яшим”, дип җавап биргән. Әгәр кеше акчаны гадел хезмәт белән эшләп таба икән, аның балалары да шулай яшәячәк. Шартлы рәвештә әйткәндә, урлашса, аның балалары да урлашачак. Тик иң куркынычы – аны утыртмасалар, балалары яки оныклары төрмәдә утырачак. Бу бик тә аяныч. Кемдер барыбер зыян күрәчәк һәм моны аңларга һәм булдырмаска кирәк. Һәм, артык малның кирәк түгеллеген аңларга кирәк. Әмма аның өчен нәрсә белән булса да түләргә туры киләчәк. Яхшы яшисең килсә, өч кеше өчен эшлә. Әгәр иртә таңнан, кояш батканчыга кадәр эшләргә, җаваплылык тотарга әзер икәнсең, әлбәттә хезмәт хакы да башка булачак. Хезмәт өчен теләсә нинди акчалата түләүгә бүләк буларак карарга кирәк. Кагыйдә буларак, андый кешеләр арасында һәрвакыт меценатлар да, сәүдәгәрләр дә булган. Алар, кагыйдә буларак, байлыклары белән уртаклашалар: ятимнәргә, балалар йортларына, приютларга, гыйбадәт йортларына ярдәм кулы сузалар, ниндидер проектларны тормышка ашыралар. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Кеше булган малы белән уртаклашудан күбрәк шатлык, сөнеч ала.
– Син яшисең икән, киләчәк буыннар турында уйларга тиешсеңме?
– Әйе. Берничә адым алдан уйларга кирәк. Бу миңа кирәкме соң, гомер бит бер генә бирелә дип. Кешенең яшьлеге дә, язы да бер генә. Картлык көндә күпме йорт төзедем, ничә машина алыштырдым, дип искә алыргамы? Яисә ничек бәхетле гомер кичердек, балалар тәрбияләдек, күпме дуслар таптык, күңелебез изге һәм чиста, дипме. Дусларыбыз белән бергә сөендекме, аларга игелекле сүз белән булса да ярдәм итәргә тырыштыкмы? Без моны югалттык. Без шатлык, туганлык хисләрен югалттык. Нәрсә ул Ходай? Ходай – ул бердәмлек. Без Аллаһка якын булган саен, бер-беребезгә дә якынрак булачакбыз. Ходайдан ераграк булган саен, бер-беребездән дә ерагаябыз, бер-беребезне аңламыйбыз, көнләшәбез һәм гаеплибез. Без кешенең ни өчен шулай эшләгәнен аңламыйбыз, әмма без аны гаеплибез. Кайчагында кеше абынырга мөмкин, ә без аны аңларга, ярдәм итәргә омтылмыйбыз.
–Коррупция – бүгенге көн бәласе, дип әйтеп буламы?
– Барысы да урлый, дип әйтүчеләр дә табылыр. Нигездә, кешеләр үз хезмәтләре белән яшиләр.
Күптән түгел, мин безнең мәхәллә кешесен соңга юлга озату гыйбадәтен башкардым. Аның улы килде һәм: ”Ул безнең өчен бөтен яклап үрнәк иде”, дип әйтте. Әйе, беләм, дип җавап бирдем. Ул ихлас күңелле, рәхмәтле кеше иде. Әгәр кеше кояшка шатлана, тирә-юньдәге матурлыкны күрә белә икән, ул беркайчан да пычракка батмаячак, ул аннан качачак. Аңлашыла ки, пычрак болай да безгә ябыша. Аны эзләргә кирәкми. Ә менә пычракны юар өчен, тырышырга кирәк. Бу фикерләрдән, гайбәтләрдән, уй-фикерләрдән котылу өчен хезмәт кирәк. Баймы син, яисә түгелме, бу безне бер-беребездән ераклаштырмый. Байларның, кагыйдә буларак, яннарында чын дуслары сирәк була, нигездә, алар файда эзлиләр, мондый дуслыкта ихласлык юк. Гомер буе үкенмәс өчен, изге гамәлләр кылу турында хәзер үк уйларга кирәк. Әгәр кеше намусын югалтса, калган гомерен ул шул йөк белән үкенеп уздырачак. Әйтик, бармагыңны кисәсең, аны ялгый алмыйсың, сәламәтлегеңне югалтасың – кире кайтарып булмый, намусыңны югалтасың икән – гомерең буена кадерсез булып яшисең.
–“Намусыңны яшьтән үк сакла” дигән мәкаль юкка әйтелмәгән.
– Күп кенә халыкларның нәсел дәрәҗәсе бүгенге көндә дә бәяләнә. Бер кешенең кылган гамәле өчен кара тап калганнарына төшсә, бу бик түбәнчелек. Хәзер кешеләр моннан курыкмый. Кайберәүләр бер урында яшиләр, ә чит илдә йортлар салалар. Аларга үзләренең ялган юл белән табылган байлыкларын күрсәтү оят. Әгәр кеше моны үз хезмәте белән таба икән, аңа оят түгел, ул мохтаҗларга ярдәм итә, булдыра, тырыша, яши һәм теләсә кайсы вакытта хисап тота ала. Әйтик, менә минем бизнес, минем эшем, минем хезмәтем, минем керем, менә минем калган керемем, дип. Кабатлап әйтәм, яхшы яшәр өчен, эшләргә кирәк. Ә кеше күп хезмәт куя икән, ул башка әйберен югалтачак, вакытын гаиләгә түгел, ә эшкә бирәчәк. Шуны аңларга кирәк, бу тормышта барысы да компенсацияләнә. Берне сайлыйсың, икенчесен югалтасың.
Байлык нәрсәдә? Безнең белән нәрсә китә? Кеше бу дөньяга бернәрсәсез килгән һәм ул бернәрсәсез китәчәк тә! Балаларны да үз хезмәтең, тырышлыгың белән акча эшләп табарга өйрәтергә кирәк. Ярдәм итәсең килсә, аны эшләргә өйрәт. Әгәр аны бәхетсез итәргә телисең икән, аңа миллионлаган счетлар калдыр. Ул аларны уңга-сулга сибәчәк, мондый очраклар бик күп. Өстәвенә, еш кына җиңел акча күпчелек очракта файдага түгел, ә күңел ачуларга, шул исәптән эчүчелеккә, наркотикларга һәм ваемсыз тормышка сарыф ителә. Ә мондый кешеләр бик тә бәхетсез, кызганыч. Алар үзләре эшләп тапмый, кешеләрне алдыйлар, ялгышларына күз йомсыннар өчен, кайдадыр акча түлиләр, ниндидер проблемалардан акча биреп котылырга тырышалар. Коррупция проблемасы сине утыртуда түгел. Ә синең бәхетсез булуыңда.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев