Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайның тыл хезмәтчәне үзенең бөтен гомерен хезмәткә багышлаган

Яңа Кармәт авылыннан Хәмитов Әмирҗан Дәүләтхан улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Аның язмышы да балалык еллары авыр сугыш чорына туры килгән күп кенә кешеләрнең язмышына охшаган.

Әмирҗан Дәүләтхан Хәмитов – үзенең гомер юлында әчесен дә, төчесен дә кичерергә туры килгән гадәти кеше. Аның балалык, үсмер елларына дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар туры килә. Тормыш үҗәтлеге һәм нык холыклы булуы аңа тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. 

Юбиляр 1931 елның  15 маенда Яңа Кармәт авылында дөньяга килә. Ул Дәүләтхан һәм  Нурдидә гаиләсендә икенче бала була.  Әти-әнисе аңа 4  сыйныф кына белем бирә алган. Тыныч тормышны сугыш җимерә – әтисе үз теләге белән фронтка китә.

Сугыш елларында Әмирҗан һәм аның ир туганнары колхоз кырында әтиләре урынына эшлиләр,  утын, печән әзерлиләр, өйдә өлкән яшьтәге әбиләрен дә тәрбияләшәләр. Ир-ат кулыннан башка кыен булса да, алар сынатмыйлар, тормыш дилбегәсен кулдан килгәнчә алып  барырга тырышалар.

1952 елда Әмирҗан Хәмитовны армиягә алалар. Ул 3,5 ел хезмәт итеп  өенә кайта, Биектау районында механизатор белгечлегенә укый, Тракторчы-комбайнчы сыйфатында колхозда эшли башлый. Язын-җәен трактор  рычагы артына утырып басу-кырларны иңләсә,  көз-кыш айларында фермада хезмәт куя. Шул рәвешле аның бөтен гомере хезмәттә уза.

1957 елның 12 ноябрендә Хәмитовларның яңа гаиләсе барлыкка килә, бер-бер артлы алты бала: биш кыз һәм бер уллары дөньяга аваз салалар. Ир белән хатын балаларын эш сөяргә өйрәтеп үстерәләр, барысына да сыйфатлы белем алырга ярдәм итәләр, олы тормыш юлына бастыралар.

Әмирҗан Дәүләтхан улы пар канатын югалткач, улы гаиләсе белән яши башлый, килене Әлфиянең кадер-хөрмәттә яшәтүенә бик рәхмәтле ул. Бабакайның 90 яшькә кадәр җитүендә аның да өлеше бар.

Ямьле май аеның бер көнендә Хәмитовлар  өе кунаклар белән тулды. Якыннары, туганнары  гаилә башлыгын юбилее белән ихлас тәбрикләделәр, сәламәтлек теләделәр. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм  авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров  та  җылы котлауларга кушылдылар, фидакарь хезмәте  өчен рәхмәт белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Бу көнне өйдә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде: кунаклар шатланды, көлде, балалар йөгереште. Ә юбиляр Әмирҗан Дәүләтхан улы вакыйгаларны күз яшьләре аша елмаеп күзәтте. Чөнки  сикәлтәле гомер юлында аңа нинди авырлыклар аша узарга туры килүен  ул үзе генә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев