Бронза алдылар
Раменскида 2019 елгы Россия укучыларының бадминтон буенча IX җәйге Спартакиадасы узды.
Спортчылар парадына Россия Федерациясенең 23 субъектыннан вәкилләр чыкты. Ярышларда 17 яшькә кадәрге 161 спортчы катнашты.
Татарстан Республикасы командасы составында аксубайлы Никита Мулеев чыгыш ясады. «Борисоглебский» Спорт сараеның төп аренасында якташыбыз федераль округта үзенең иң көчле спортчыларның берсе булуын раслады.
Чистайлы Иван Гущин белән бергә, ир-атлар арасындагы парлы разрядта, алар безнең командага бронза медальләр китерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев