Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бозымны кайтару өчен кредит алганнар һәм машина сатканнар

Безнең районнан ана белән кызның багучыга мөрәҗәгате 140 мең сумнан артык зыян белән тәмамланган.

Инстаграмм битләрен актарып, кыз багучы постына тап була һәм аңа яза башлый, шул рәвешле алар арасында элемтә барлыкка килә. «Ялган багучы» шунда ук кызның өендә чирле кеше булуын абайлап ала, “карталар салу” ярдәмендә шик әнисенә төшә. Ә аннары бар да томан эчендә кебек. Явыз көчләрдән котылу өчен, багучы, әлбәттә инде, түләү шарты белән, бер-бер артлы йолалар үткәрергә тәкъдим итә.

Ана белән кыз, бозымнан котылу өчен кредит алалар, иске машиналарын саталар. Ә акча беткәч, вәгъдә ителгән савыгу булмый, ә багучы йолалар өчен акча таләп итүен дәвам итә. Ана белән кыз полициягә мөрәҗәгать итәләр.

– Әлеге алдау схемасы күптән бар инде, әмма кешеләр үзләренә караганда, могҗизабагучыларга күбрәк ышаналар. Бу очракта алар үз-үзләрен алдыйлар. Мондый хезмәтләрнең бәясе – тир түгеп эшләп тапкан яисә кредитка  алынган акча, гражданнар аларны мошенниклар кулына ирекле рәвештә күчерәләр, – дип искәртә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе Фәзилә Низамова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев