Бозда үзеңне тоту буенча 10 кагыйдә
Һәр елны юка боз кешеләр үлеменә сәбәпче була.
Кагыйдә буларак, күбрәк балалар һәм балыкчылар һәлак була. Шуңа бәйле иминлекнең элементар кагыйдәләре турында белү мөһим:
1.10-15 сантиметрдан артык калынлыктагы боз кеше өчен куркынычсыз санала.
2.Елга агымында бозның ныклыгына ышанырга ярамый. Агымсулы, чишмәләр бәреп торган, су җыелып торган урыннарда һәм су үсемлекләре, камышлар һәм агачлар янәшәсендә боз катламы чыдам булмый.
3.Әгәр һава температурасы өч көн рәттән 0 градустан югары тора икән, бозның ныклыгы 25 процентка кими.
4.Бозның ныклыгын аның ачык зәңгәрсу төстә булуына карап белеп була, димәк ул ныклы, ә ак төстәге бозның ныклыгы 2 тапкырга кимрәк. Күксел һәм аксыл яки сары төстәге боз шулай ук ышанычсыз санала.
5.Балаларны олылар озатуыннан башка бозга якын җибәрергә ярамый.
6.Караңгыда һәм күз күреме начар булган вакытта бозга керү тыела.
7.Тәҗел кирәк булганда боз өстеннән ныклы сукмак салынган очракта яки чаңгы юлы буенча үтәргә мөмкин.
8.Бозның ныклыгын аяк белән бәреп тикшерергә ярамый. Таяк яки чаңгы таягы белән беренче тапкыр сукканнан соң боз өстенә аз гына булса да су бәреп чыга икән, димәк, боз юка, аңа керергә ярамый.
9.Юка, чатнап торган боз өстендә калганда, сак кына итеп кире борылырга һәм аякларны шудырып кына ярга таба хәрәкәтләнергә.
10.Өсте боз белән капланган сулыкларга чыкканда үзең белән бер башы төйнәлгән һәм авыр йөк асылган 20-25 метр озынлыгындагы ныклы шнур алырга. Йөк шнурны боз ватылып суга бата башлаган иптәшеңә ыргыту өчен ярдәм итәчәк, ә төен исә зыян күрүчегә куллары белән тотынып чыгу өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев