Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Боз өстендә калган өч балыкчыны коткарганнар

Юка бозга чыккан өчен ир-атларга штраф түләргә туры киләчәк.

Идел елгасының Кама Тамагы торак пункты янында балыкчыларның бәлагә таруы турында хәбәр кичә көндез килгән.

Өч балыкчы ярдан 300 метр ераклыкта бозда калган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ир-атларның берсе ярга үзе чыгырга тырышса да, боз ватылып, суга төшеп киткән. Аны янындагы ике балыкчы коткарып калган.

Балыкчыларны коткаручылар ярга чыгарган. Ир-атлар медицина ярдәменнән баш тарткан. Ике балыкчы Мари Элдан, берсе-Югары Ослан кешесе. 

Юка бозга чыккан өчен ир-атларга штраф түләргә туры киләчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев