Болгар ислам академиясендә беренче тапкыр докторлык диссертацияләрен яклыйлар
Ислам фәннәре буенча диссертация советы булдыру - Россиядә югары ислам мәгарифе системасы өчен уникаль тәҗрибә.
Болгар ислам академиясенең алты чыгарылыш укучысы югары уку йорты тарихында беренче тапкыр докторлык диссертацияләре яклаячак. Эшләр гарәп һәм рус телләрендә башкарылган. Бу хакта академиянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Эшләр тематикасы Россия мөселманнарының Ислам дини мирасын өйрәнү һәм фәнни әйләнешкә кертүгә, шулай ук ислам хокукының, диннең, Коръән фәннәренең шәхси мәсьәләләренә дә кагыла», – дип аңлаттылар югары уку йортында.
Быел июнь аенда академия базасында Ислам фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертацияләр яклау буенча совет төзелде. Моңа кадәр бу өлкәдә булган норматив-хокукый базаны анализлау һәм өйрәнү буенча киеренке һәм җентекле эш алып барылды.
«Һичшиксез, Ислам фәннәре буенча диссертация советы булдыру - Россиядә югары ислам мәгарифе системасында уникаль тәҗрибә. Совет ислам фәннәренең барлык төп тармаклары буенча, ислам хокукы, ислам дине, Коръән фәннәре, хәдис гыйлемен кертеп, диссертацияне карап тикшерүгә һәм яклауга кабул итәчәк дип көтелә», – диделәр Болгар ислам академиясендә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев