Әбүнәчегә – футболка
“Авыл таңнары” гәзите әбүнәчесе – “Яздырган өчен телевизор” бәйгесе катнашучысы Геннадий Горбуновка «ТАТМЕДИА» АҖдән чираттагы бүләк тапшырылды.
Бәйге шартлары гади иде – “ТАТМЕДИА» АҖнең ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм төп приз – телевизор оту шансын алырга гына иде. Әмма, бәйге шартлары буенча, Татарстанның һәр районыннан зур суммага подписка рәсмиләштергән актив әбүнәчеләр дә призлар белән билгеләп үтелде.
2 нче Аксубай мәктәбе укытучысы Геннадий Горбунов менә инде бишенче тапкыр кызыксындыру призы иясе булды. Бу юлы “Авыл таңнары” гәзите редакциясе баш мөхәррире Людмила Жаренова актив әбүнәчегә медиа -холдингтан бүләккә «Укы. Кара. Тыңла. Бүлеш» дигән язулар белән креатив футболка тапшырды.
Акция срогы: 2019 елның 16 маеннан 2019 елның 20 сентябренә кадәр.
Реклама, 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев