Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әбүнәче көненә чакырабыз

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе Әбүнәче көнен оештыра.

Без 2021 елның 11 июненнән 2021 елның 18 июненә кадәр чорда 2021 елның II яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăсӗ» газеталарына язылу рәсмиләштергән әбүнәчеләр арасында кыйммәтле призлар – барбекю өчен рәшәткәләр, пикник өчен келәмнәр уйнатачакбыз.

Газетаны нинди ысул белән рәсмиләштерү мөһим түгел. Сез газетага язылуны почта бүлекчәләрендә рәсмиләштерә аласыз, ә альтернатив подписканы – мөхәррияттә, Интернет аша – Россия Почтасы яисә Дәүләт хезмәтләре порталларында языла аласыз. Бердәнбер шарт – язылу алты айга (!) рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Язылу призлар уйнатылган көнне дә оештырылачак. Әбүнәче көне 18 июнь көнне Аксубай бистәсе, Ленина урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан редакция бинасы янында узачак. Ә тагын әле без әбүнәчеләребезне хуш исле чәй белән дә сыйлаячакбыз.

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев