Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бәхетен гаиләсендә һәм яраткан эшендә тапкан

Фәйрүзә Нәсыйбуллина утыз ел шәфкать туташы булып эшли.

Нәкъ менә шундый  кешеләр турында “тумыштан шәфкать иясе“ дип әйтәләр.

– Фәйрүзә Әхмәдулла кызы – җаваплы һәм хезмәт сөючән, – дип сөйли аның турында хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург Линар Әхмәтшин. – Ул үз эшен яратып башкара, табибләр белән дә, авырулар белән дә уртак тел табып эшли.

Ягымлы, игелекле. Төрле авырулар була, кайчакта сөйләшеп алу, йомшак сүз дә аларның йөрәгенә сары май булып ята. Иң мөһиме ул табибкә нәрсә кирәген сүзсез дә аңлый.

– Аны үз һөнәренең остасы дип әйтергә кирәк, – дип өстәде гинекология бүлеге мөдире Алсу Габсәлям кызы. – Ашыгыч хәлләрдә, операция бүлегендә булышырга кирәк булганда, үтенечне   беркайчан да кире какмый, мин бит башка бүлектә эшлим дип тормый, шунда ук ярдәмгә ашыга.

Фәйрүзә Әхмәдулла кызы эшләгән көнне безнең күңелебез тыныч.

Шәфкать туташы һөнәре турында Фәйрүзә бала чагыннан хыяллана. Үзе һаман уколдан курыкса да, шприцлар белән эш итү, ак халат, инструментларны юганнан соң калган хлорка исе аңа ошый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бернинди авырлыксыз Түбән Кама  медицина училищесына укырга керә.

Уку аңа җиңел бирелә. Аксубай хастаханәсенең хирургия бүлегендә практика үтә. Һәм шуннан соң бары тик бу бүлектә калырга карар кыла. Менә инде 30 ел ул үзе сайлаган һөнәргә тугры.

– Эш – җаваплы, әмма шәфкать туташы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим, – дип елмая ул.

Тәүлек буе кизү торганнан соң Фәйрүзә Әхмәдулла кызы өендә хуҗалык эшләренә чума. Бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерергә ярата. Күптән түгел тагын бер хоббие барлыкка килгән – күркәләр үстерү белән кызыксынып шөгыльләнә.

– Фәйрүзә апа эшенә җаваплы караудан тыш, ул әле чибәр, тыйнак хатын-кыз, зирәк хатын һәм бәхетле әни дә, – дип билгеләп үтте хезмәттәше – хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы вазифаларын башкаручы Ольга Лизунова.

Тормыш иптәше Илгиз Хәсән улы белән алар өч балага гомер бүләк иткәннәр, үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстергәннәр. Өлкәннәре Илназ белән Энҗенең үз гаиләләре бар. Алмаз – Әлмәт нефть институты студенты. Оныклары Нияз һәм Тимур Нәсыйбуллиннарның зур куанычы.

– Бәхет төшенчәсен мин тату һәм сәламәт гаиләмдә, яраткан һөнәремдә таптым, – дип йомгак ясады Фәйрүзә ханым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев