Бәхет – ышанычлы тылың булуда
1 сентябрьдә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең штаб башлыгы, подполковник Любовь Турлукова 55 яшьлеген билгеләп үтте.
Гадәттә, хатын-кызлар үз яшьләрен атамыйлар, ә Любовь Гавриловна башка фикердә, вакыйгалар, эш көннәре, гаилә традицияләре белән тулы булган гомеренең һәр елы аның өчен кыйммәтле һәм мөһим.
Мәкаләбез герое Тарханка авылында авыл хезмәтчәннәренең күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Тормыш авыр булуга карамастан, алар бөтен балаларына да лаеклы белем биргәннәр. Любовь мәктәпне бетергәч, Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм «физматны» тәмамлаганнан соң, районга кайта һәм Чуаш Енорускиносы авылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлый.
Тәҗрибә туплап, өч ел авыл мәктәбендә директор булып тора. Тормыш дәвам итә, мәктәптә чираттагы уку елына әзерлек эшләре бара. Авылның гадәти тормыш рәвешен гадәттән тыш хәл боза – карак мәктәпкә кереп, телевизор урлап чыга. Җинаятьне ачарга Николай Прончатов җитәкчелегендә оперативтикшерү төркеме килә.
–Николай Иванович мине милициягә, балалар милиция бүлмәсе хезмәткәре вакантлы вазыйфасына эшкә ча- кырды, – дип искә алды Любовь Турлукова. – Ул вакытта мәктәпне төзекләндерү эшләрен тәмамларга кирәк иде, мин барысын да берьюлы ташлап китә алмадым. Күрәсең, язмыш башкачарак хәл иткәндер – ремонт уңышлы төгәлләнде, мәктәпкә яңа җиһазлар кайтты, ә эш урыны мине барыбер көтте.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре сафларында Любовь Турлукова 28 ел хезмәт итә инде. ПДН инспекторы һәм өлкән инспекторы вазыйфасыннан эшли башлап, менә 15 ел инде ул “полициянең йөрәге” дип саналган штабның алыштыргысыз башлыгы. Юбиляр үзе сөйләгәнчә, аның ярты йөрәге – эштә, икенче яртысы – гаиләсендә. Икесен дә ул үз тормышында иң мөһиме дип санный.
Тормыш иптәше Анатолий белән алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олысы Оксана – Аксубай прокуратурасы хезмәткәре, кечесе – Юлия унберенче сыйныф укучысы.
Полиция подполковнигы, погонлы хатын-кыз, яраткан тормыш иптәше, әни, әби үзен һәрвакыт янәшәсендә булган кешеләр ярдәмендә бәхетле тормыш кичердем, дип таный.
Юбилярның ЭЭМ министрлыгыннан алган бүләкләре һәм грамоталары, хезмәте өчен бүлек исеменнән тапшырылган медальләре, грамоталары бихисап.
– Бүлектә миңа 28 ел дәвамында бары иң яхшы хезмәткәрләр белән һәм һәрчак җитәкчелек ягыннан хуплау тоеп эшләргә туры килде. Николай Иванович Прончатов та, анардан соңгы җитәкчеләр дә, хәзерге җитәкче Илгиз Ислян улы Алмакаев та миңа һәрчак ярдәм иттеләр. Шуңа да күңел биреп эшлим. Бәхет – эштә дә, өйдә дә ышанычлы тылың булуда, дип юкка әйтмиләр.
Фото: гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев