Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Битараф булмаганы өчен бүләкләнде

Күптән түгел булып узган район Советы сессиясендә чуаш иҗтимагый-мәдәни берлегенең район советы җитәкчесе Роза Чентаева ТР Дәүләт Советы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Роза Николаевна бүләккә туган телне, аның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча күпьеллык җәмәгать эшчәнлеге өчен лаек булды. Иренең кинәт вафатыннан соң үзенең өч баласын – ике кызын һәм улын ялгызы аякка бастыра, югары белем алырга ярдәм итә, аларны да, үзе кебек, үз милләтләре һәм кече ватаннары язмышына җан атучы кешеләр итеп тәрбияләгән.

Кызлары Алена – укытучы, Аида – юрист, кечкенәдән мал-туар карап үскән улы Петр үз тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән. Ул – ветеринария табибы.

Роза Чентаева кайда гына эшләсә һәм нинди генә вазыйфаны башкарса да: хезмәт юлы башында клубта сәнгать җитәкчесе яисә соңрак авыл советы секретаре, җирле хакимият органында хисапчы яисә аның җитәкчесе сыйфатында булсынмы, һәрвакыт актив тормыш позициясе белән аерылып торды һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен вакыт тапты.

– Кайда туган, шунда кирәк булган, дигән әйтем, юкка гына яңгырамый, – ди Роза Николаевна. – Чыннан да, яшәгән һәм хезмәт куйган җирдә бүләк алу – бик кадерле һәм кыйммәт икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев