Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бистәне чистарак итик!

20 апрельдә Аксубайда гомумрайон өмәсе узачак.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев хәбәр итте, 1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар-экологик икеайлык уза. Аңа старт бирелгәннән алып 26 рөхсәтсез чүплек җыештырылган инде. Җирле үзидарә органнары, Аксубай бистәсе башкарма комитеты бригадалары, предприятиеләр, оешмалар хезмәткәрләреннән торган экологик десант көндәлек режимда эшләвен дәвам итә.

– Әмма шул ук вакытта күп катлы йортлар янында җыештырылмаган территорияләр күп әле. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне дә өмәгә чыгарга – подъездларда җыештырырга, янәшәдәге спорт һәм балалар мәйданчыкларын чүп-чардан чистартырга чакырам. Идарәче компания хезмәткәрләре генә моны эшли алмый. Һәр фатирда яшәүчеләргә гражданлык хисен күрсәтергә кирәк. Җыештыру берничә сәгать вакыт алыр, ә һәр көнне подъездга чыккан саен чисталык сезнең күзләрне иркәләр, – дип билгеләп үтә Станислав Юрьевич. – Шимбә өмәсенә балаларны да алып чыгарга һәм шул рәвешле аларны эшкә өйрәтеп кенә калмыйча, аларда экологик культура да тәрбияләргә кирәк.

Ул предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты инициативасын хуплау һәм җәмәгать урыннарында санитар тәртип урнаштыру өчен оешмалардан көн саен бер хезмәткәрне бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ә гомумрайон өмәсе көне предприятиеләр һәм оешмалар территорияләрен тәртипкә китерү, май бәйрәмнәренә агачларны агарту өчен соңгы аккорд булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев