Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Биш баланы аякка бастырган

Иске Ибрай авылыннан Вәлиҗан Фәйзуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Вәлиҗан Хәсәнҗан улы шушы авылда туып-үсә. Малайга 7 яшь булганда әтисен фронтка алалар. 1942 нче елда әтисе яу кырында һәлак була. Әнисе 3 бала белән ялгызы кала.

Сугыш чоры балаларына яшьли тормышның ачысын да, төчесен дә татырга, тормыш арбасын җигелеп тартырга туры килә. Сугыштан соңгы елларда да бик кыен була, ләкин соңрак хәлләр бераз җайлана башлый.

Вәлиҗан Хәсәнҗан улы күпне хәтерләмәсә дә, бу еллар аның да тормышында тирән яралар калдырган.

–Ачлык, ялангачлык вакытында үстек, миңа мәктәптә уку бөтенләй эләкмәде, – ди Вәлиҗан бабай. – Безнең уйда уку кайгысы түгел, ничек тә булса эшләп, бераз булса да ризык табу иде.

Вәлиҗанны язмыш төрле яклап сыный. 1960 елда авыл кызы белән гаилә корып, биш балага гомер бүләк итәләр. Әмма хәләл җефете Рәйсә белән 18 ел гына бәхетле тормышта яшәп калалар. Хатыны олы балага 16 яшь, кечесенә 4 яшь булганда авырып вафат була. Вәлиҗан Хәсәнҗан улы биш бала белән, тормыш чатында ялгызы кала. Аларны укытып, кеше итәр, тормыш юлына чыгарыр өчен көч тә, сабырлык та, тырышлык та кирәк була.

–Безнең гаиләдә бар да бар иде, ашарга-эчәргә дә, өскә кияргә кием дә. Әтиебез бик тырыш, уңган-булган кеше. Ул яшьли дуңгызлар караган, аннан соң колхозда балта остасы булып, көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйды, – дип сөйләде кызы Роза. – Аллаһка шөкер, әтиебез бүген дә сафта, ашарга да пешерә, тавыклар да карый. Спорт белән дә шөгыльләнә әле ул.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин истәлекле туган көне уңаеннан бабакайга, фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов исеменнән җылы тәбрикләү хатын ирештерде, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Мингулов та хезмәт ветеранын күркәм юбилее белән ихлас котлады, исәнлек-саулык, иминлек теләде.
Вәлиҗан Хәсәнҗан улы бүгенге матур тормышка шөкерана кылып, 7 оныгы һәм 6 оныкчыгына куанып, улы Госман тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев