Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Билл Гейтс коронавирус пандемиясе 2022 елда бетәр дип фаразлый

Microsoft корпорациясенә нигез салучы 2021 елда вирус йоктыручылар санын мөмкин кадәр киметергә кирәк дип саный.

Microsoft корпорациясенә нигез салучы Билл Гейтс Fox News каналына интервьюсында коронавирус пандемиясе 2022 елда тәмамланыр дип фаразлады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Без әлеге вазгыятьне дөнья күләмендәге проблема кебек кабул итәргә һәм 2021 ел дәвамында вирус йоктыручылар санын мөмкин кадәр киметергә тиеш», — диде ул.

Гейтс шулай ук АКШ киләсе елга «нормаль тормыш»ка тулысынча әйләнеп кайтачак, дип саный. Моның өчен бөтен дөнья буенча коронавирус белән көрәшне дәвам итәргә кирәк, чөнки бу очракта гына Covid-19 илгә «әйләнеп кайтмаячагына» гарантия барлыкка киләчәк, дигән ышаныч белдерде Гейтс.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев