Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Билгеләнгән бурычларны үтәгәннәр

Яңа Аксубай авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында муниципаль берәмлекнең барлык мөһим мәсьәләләре каралды.

Хисап чорында башкарылган эшләргә җирлек башлыгы Алексей Макаров нәтиҗә ясады.

Халык саны – 1014 кеше. Шул исәптән: 18 яшькәчә 160 бала, 310 пенсионер, 544 хезмәткә яраклы яшьтәге кеше. Ел дәвамында җирлек территориясендә 3 бала туган, 32 кеше вафат булган. Халык санының кимүе җирлекнең төп проблемасы булып тора.

Бер елга билгеләнгән бурычлар үтәлгән. 2023 елда муниципаль берәмлек ике республика программасын тормышка ашыруда катнашкан: урамнарны яктыртуны торгызу (өстәмә рәвештә 48 яктырткыч урнаштырылган һәм Кисада, Кече Аксубайда һәм Азатта 1068 метр бишенче үткәргеч сузылган) һәм ФАПларны ремонтлау буенча (Кисада ФАП ремонтланган). Шулай ук монда тәрәзәләр һәм җылыту системасын алыштырганнар.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 275 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 88 савым сыеры. Дәүләт ярдәме программасы буенча Авыл хуҗалыгы министрлыгы гомуми күләме 169 340 сумга терлекләр асрауга чыгымнарны каплаган.

Авыл җирлеге җиде ел дәвамында үзара салым программасында катнаша. 2023 елда 335 мең сум акча җыйганнар, республикадан финансланганнан соң гомуми сумма 1 675 000 сум тәшкил иткән. Бу акчалар торак пунктлар чикләрендә юл капламын төзүгә, вак таш сатып алуга, кышын юлларны карап тотуга, су челтәрен ремонтлауга, контейнерлар сатып алуга, Яңа Аксубайда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәле тирәсен төзекләндерүгә, балалар уен мәйданчыгы сатып алып, урнаштыруга, триммер сатып алуга һәм территориядә үләннәрне чаптыруга, Кисада обелискны төзекләндерүгә, зират йортын агымдагы ремонтлауга (Кисада), Федоровка поселогында тукталыш павильоны урнаштыруга, насос ремонтлауга һәм алмаштыруга юнәлдерелгән. Халыкның катнашуы елдан-ел тормыш шартларын яхшыртырга ярдәм итә.

Җирлектән ун ир-егет махсус хәрби операция зонасында катнаша. Яңа Аксубай авыл җирлеге халкы – битараф булмаган һәм ярдәмчел кешеләр. Алар мобилизацияләнгән якташлар өчен ярдәм җыюда актив катнашалар. Алар сугышчылар өчен тепловизор, җылы киемнәр, мичләр, медикаментлар, хуҗалык инвентарьлары һәм азык-төлек сатып алып ярдәм иткәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев