Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бүген IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узачак

Быел җыенга Россиянең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды.

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Казанда 31 март — 2 апрель көннәрендә үткәрелә. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды, чит илләрдән кунаклар килде.

Делегатлар дискуссион мәйданчыклар утырышларында чыгыш ясадылар, Тукай муниципаль районы авылларына сәфәр кылдылар һәм башка чараларда катнаштылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Бүген, 2 апрель көнне, «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында җыенның пленар утырышы узачак. Шулай ук монда РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

 

Чыганак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев