Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Безнең район мәктәпләре укучылары әдәбиятта да иң яхшылар арасында

Район мәктәпләре укучылары әдәбиятны тиешле дәрәҗәдә белүләрен расладылар.

Иске Ильдеряк мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Станислава Сулейманова һәм Иске Тимошкино урта мәктәбе укучысы Алена Аниськина – олимпиада призерлары арасында.
Йомгаклау Республика олимпиадасында кызларга иҗади характердагы сынау биремнәрен үтәргә, сайлап алынган текстка анализ ясарга һәм эссе язарга кирәк була.
КФУның Филология һәм чит телләр институтының әдәбият кафедрасы профессорлары һәм доцентлары Станислава һәм Аленаның белемнәрен югары бәяләгән.
Остазлар Галина Белова һәм Людмила Тихонова тәрбияләнүчеләре олимпиададан призер дипломнары белән кайттылар.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев