Безне нинди Яңа ел тамашалары көтә?
Яңа 2019 нчы ел аяк басарга да санаулы гына көннәр калды.
Яңа ел алды һәм яңа ел көннәрендә Аксубай халкын һәм кайткан кунакларны район үзәгендә якты, онытылмас бәйрәмнәр көтә. Күңелле бәйрәм программасы нәни балалардан алып иң өлкән яшьтәге гражданнарга дип исәпләнгән.
Иртәгә район мәдәният йортында “Әкияттәге сыман...” исемле театральләштерелгән Яңа ел шоу-концерты узачак. Тамашачылар төрле жанрдагы сәхнә иҗатын башкаручылар чыгышын карап ләззәтләнәчәкләр. Программада сәхнә осталары һәм яшь үзешчән җырчылар башкаруында ялкынлы биюләр, җырлар яңгыраячак. Бәйрәм тамашасы 19.00 сәгатьтә башлана.
28 декабрьдә “Кыш Бабай тылсымы” тамашасын бу юлы балаларга күрсәтәчәкләр. Яшь тамашачыларны серле әкият дөньясы геройлары үз эчләренә бөтереп алачаклар. Башлана 10. 00 сәгаттә.
30 декабрь кичендә район Мәдәният йортында һәм барлык авыл мәдәният йортларында, клубларда Яңа ел бәйрәменә багышланган кичәләр үткәреләчәк. Программаның эчтәлеге бик тә кызыклы: заманча музыка, дәртле биюләр, күңелле алып баручылар тамашачыларга ямансуларга бирмәячәкләр. Район үзәге Мәдәният йортында бәйрәм көндезге сәгать 11.00 дә башланып китәчәк.
31 декабрьдә 19. 00 сәгатьтә Аксубайның үзәк мәйданында “Яңа ел әкият булып килер” дип исемләнгән театральләштерелгән зур музыкаль шоу башланачак. Бу – 2018 нче елның иң соңгы бәйрәм чарасы булачак, шуңа күрә берәү дә әлеге мавыктыргыч күңелле тамашадан читтә калмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев