«Безнең ишегалды» программасы юл эшләреннән башланды
Аксубайда «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыруга керештеләр.
Эшләр Еллиев урамындагы 6 нчы һәм Октябрь урамындагы 40 нчы йортлар ишегалларында юл эшләреннән башланды. Узган атнада ишегалларында авыр техника эшли башлады – Еллиев урамында программага кертелгән йортка кадәр асфальт салыначак, ә йорт ишегалдында тротуар булачак. Октябрь урамындагы йорт ишегалдына асфальт түшәләчәк.
Инфратармак үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча 2020 елда күп фатирлы йортларның 14 ишегалды территориясен төзекләндерү буенча карарлар килешенгән.
Ишегалларын төзекләндерү план-схемамалары буенча юлларны һәм тротуарларны, тышкы яктырткычларны ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчык урнаштыру, балалар өчен ком өслекле уен мәйданчыгы ясау каралган.
– Әлегә барлык ишегалды территорияләре дә программаны тормышка ашыру өчен әзер түгел, төзекләндерү эшләрен башлау срокларын яшәүчеләр үзләре суза, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов. – Ишегалларында канунсыз төзелгән корылмаларны сүтүгә барысы да керешмәгән әле, кайберәүләр сүткәннән соң чүп өеме калдырган. Әлбәттә инде, үзеңнең корылмаларыңны сүткәннән соң, чүпне дә җыештырып түгәргә кирәк. Нинди генә очракта да, программа тормышка ашырылачак, шуңа күрә ишегаллары әзер булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев