Без – Тукайлы халык
“Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”, -дип язган моннан йөз еллар элек бөек шагыйребез.
Апрель аеның соңгы көнендә 2 нче санлы Аксубай урта мәктәбенең актлар залында чыннан да бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Биредә милләтебезнең йөзек кашы булган Габдулла Тукаебызны искә алуга багышланган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булыр аңа бүләгең!” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде.
Бирегә район мәктәпләреннән шагыйрь иҗатына мөкиббән булган, шигырь сәнгатен сөйгән милләт җанлы балалар җыелды. Милли татар күлмәкләре кигән, чәчләренә калфак кадаган сөйкемле кызлар, читек-түбәтәй кигән егетләр күзләрне иркәләп, күңелне сөендереп торалар. Бирегә хәтта аллы-гөлле канатлы күбәләкләр, җиргә шифалы тамчыларын яудыручы зәңгәр болыт, якты кояш, нәзек, озын бармаклары белән кети-кети уйнарга әзер торган шүрәлеләр, акыллы, эшчән Былтыр да килгән.
Балаларның Тукай агалары шигырьләрен сәнгати югарылыкка җиткереп сөйләүләре тагын да күңеллерәк булды. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрен сайлап алу бер дә җиңел булмагандыр, әлбәттә. Шуңа призлы урыннарны алучылар күп булды.
Аеруча Аксубайның 3 нче урта мәктәбе, Яңа Ибрай, Иске Ибрай мәктәбе укучыларының сәхнәләштерелеп күрсәтелгән әсәрләре тамашачыларның күңеленә хуш килде. Иске Үзи урта мәктәбе укучысы Гөлшат Әбделмәнова “Пар ат” шигырен сөйләгәндә, шагыйрьнең үткән юлын искә төшереп, күзгә яшьләр килде.
Гасырлар үтсә дә, Тукай әсәрләре геройлары, алардагы үгет- нәсыйхәт, киңәш яшь буын вәкилләре өчен бүген дә актуаль булып кала.
Тукай мәңге яшәр!
Тукай әкиятен сөйләп
Телләребез ачылды
Белем сукмагы башында,
Юл күрсәтеп барыр юлда,
“Туган тел” каршы алды.
“Шүрәле”се, “Су анасы”,
Төшкә кереп йөдәтте,
Урлашмаска,
алдашмаска,
Кирәк чакта хәйләләргә
Безне Тукай өйрәтте.
Аңлатты Тукай шигыре
Хезмәтнең бөеклеген:
Эзләп тапкан бәхет кенә,
Эшләп тапкан байлык
кына
Чын бәхет икәнлеген.
Еллар үтәр, без үсәрбез,
Зур эшләр безне дәшәр.
Туган телебез яшәсә –
Инде оныклар телендә
Бөек Тукай да яшәр!
Нургизә Фатыхова,
Иске Үзи мәктәбе.
Мин Тукайча
сөйләшәм
Мин Тукайча сөйләшәм
Әнкәемә эндәшәм.
Газиз әти-әнием телен,
Якыннарга өләшәм.
Мин Тукайча сөйләшәм,
Сандугачка эндәшәм.
Сандугачтай тәмле
телне
Бар кешегә өләшәм.
Мин Тукайча сөйләшәм,
Яран гөлгә эндәшәм.
Гүзәл гөлдәй тәмле
телне
Калганнарга өләшәм.
Мин Тукайча сөйләшәм,
Туган җиргә эндәшәм.
Туган җирдәй якын телне
Бар халыкка өләшәм.
Мин Тукайча сөйләшәм,
Ай, кояшка эндәшәм.
Ай, кояштай олы телне
Бар җиһанга өләшәм.
Мин Тукайча сөйләшәм,
Мин үземә эндәшәм.
Үзем сөйгән ана телен
Менә сезгә өләшәм.
Айзилә Галиева,
Аксубай урта мәктәбе.
Мин Тукайны
яратам
Мин Тукайны яратам
“Шүрәле”,”Су анасы”н.
“Кәҗә белән Сарыгы”н,
“Туган тел”ен, “Пар ат”ын.
Мин Тукайны яратам
Ул әкиятләр язган.
Ямьле язда туган да ул,
Китеп тә барган язда.
Мин Тукайны яратам
Ул бөек халык улы.
Бары аклыкка таба
Шагыйрьнең барган юлы
Мулеева Анжелика,
Аксубай беренче мәктәбе.
Рәйсә Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев