Район юлларына патрульлек итүгә һәм рейдларга ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре генә түгел, шулай ук аларның беренче ярдәмчеләре – полициянең участок вәкилләре дә чыга.
Статистикадан күренгәнчә, иң күп кагыйдә бозучылар арасында юл билгеләре таләпләренә битараф булучылар (170 кагыйдә бозучы), икенче урында – техник яктан төзек булмаган автомобиль руле артына утыручылар (127), өченчедә – ОСАГО иминият полисы булмаган яисә аңа кертелмәгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләр (108). Кагыйдә бозучылар арасында юл билгеләренә каршы килгән 55 җәяүле дә бар, 46 машина йөртүче һәм пассажир иминлек каешларын эләктермәгән. 43 машина йөртүче штраф түләмәгән өчен җәзага тартылган. 42 машина йөртүче хәтерсезлектән зыян күргән, алар юлга документсыз чыккан. 14 машина йөртүче исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән.
Нет комментариев