Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренче бала өчен түләүләр

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Аксубай бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгесе көнгә безнең районда яшәгән 43 әни беренче сабые өчен яңача билгеләнгән айлык түләүләр ала.

2018 елның гыйнварыннан Россиядә беренче баланы тудыруга (тәрбиягә алуга) бәйле айлык түләүләр кертелгән. Ул гаиләнең җан башына исәпләнелгән табыш күләме 13713 сумнан артмаган очракта, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тудырган (тәрбиягә алган) әниләргә түләнә.

2018 елда айлык түләүләр күләме – 8490 сум (2017 елның  2 нче кварталына Татарстан Республикасында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләме). Айлык түләүләрне алу өчен бала туганнан соң 6 ай эчендә  мөрәҗәгать иткәндә, айлык түләүләр баланың туган көненнән алып һәм ул 1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр түләнәчәк. Калган очракларда – мөрәҗәгать итү вакытыннан башлап.

Айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә түбәндәге документларны тәкъдим итәргә: бала туу (тәрбиягә алу турында таныклык); гариза тапшырылган ай алдыннан килгән 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының кереме турындагы мәгълүматларны үз эченә алган документ; банкта ачылган счет реквизитлары.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Аксубай муниципаль районы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Кабул итү көннәре: дүшәмбе, сишәмбе, җомга – 08:00-17:00, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – 08:00-12:00 сәгатьләрдә.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев