Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Беренчеләрдән булып Россия армиясен тулыландырачаклар

Хәрби дан мемориалында армиягә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына тантаналы озату булды.

Бу – 2024 ел көзге чакырылыш кампаниясендә егетләрне беренче озату. Районнан беренчеләрдән булып РФ армиясен Яңа Ильдеряктән Никита Данилов, Иске Ильдеряктән Антон Терентьев, аксубайлылар Динар Матьякубов һәм Никита Иванычев, Түбән Баландадан Данила Егоров, Трудолюбоводан Даниил Юрко һәм Александр Смелов, Рус Кармәтеннән Родион Муллин. Аларны озатырга туганнары һәм якыннары килде.

– Армиядә хезмәт итү – җаваплы һәм мактаулы эш, – дип мөрәҗәгать итте хезмәткә китүче егетләргә район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Без сезгә зур ышанычлар баглыйбыз – туган районыгыз, укыган мәктәбегез һәм әти-әниләрегез горурланырлык итеп, намуслы хезмәт итегез.

Иртәгесе солдатларга хәрби хезмәткә хәер-фатихалы сүзләр белән үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасының чик буе гаскәрләре берлеге җитәкчесе Алексей Бобов мөрәҗәгать иттеләр. Дин әһелләре Антоний Рыбочкин һәм Шакир Сыраев егетләргә Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен теләделәр. Юлга кузгалыр алдыннан булачак солдатларга районнан бүләк – кәрәзле телефоннар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев