Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Яшь сайлаучылар клубының беренче утырышы район башлыгы һәм» “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары катнашында узды

Утырыш Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үтте.

Чара шулай ук «Мәгариф» милли проекты һәм «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» төбәк проекты максатларын үтәүгә юнәлдерелде.
Очрашу барышында район башлыгы Россия Федерациясенең хәзерге сайлау системасының барлыкка килү һәм үсеш тарихы, сайлауларның хокукый нигезләре, РФ территориясендә нинди сайлаулар узуы һәм аларның ахыргы максаты турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Чара ахырында Камил Камал улы очрашуда катнашучыларны сайлау процессында актив катнашырга чакырды. – Киләчәк сезнең кулларда һәм нинди дөньяда яшәргә икәнен сез хәл итәргә тиеш, – дип ассызыклады башлык.

Сайлау системасы нәрсә өчен кирәк? Сайлаулар нәрсә ул, һәм анда нәрсә өчен катнашырга кирәк? Тавыш бирү ничек бара? Сайлау системасына кагылышлы бу һәм башка күп кенә сорауларга территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина җавап бирде. Аның чыгышы слайдлар белән үрелеп барды.
Район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова үзенең чыгышын сайлау системасындагы коррупциягә багышлады, шул ук вакытта бу күренеш халыкның закон чыгару органына ышанычын киметүгә ярдәм итүен ассызыклады.

Очрашуда шулай ук район мәгариф бүлеге белгече Сергей Чеверикин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Йосыф Рафиков, «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Светлана Башатова чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев