Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Беренче чабым тәмамланып килә

Районда яшел урак дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 4 июльгә 8800 гектардан артык мәйданнан күпьеллык үләннәр чаптырылган – план күләменең 99 проценты. Шул исәптән печән өчен – 6127 гектар. Азык җитештерүчеләр 12905 тонна печән әзерләгән, процент нисбәтендә планлаштырылган күләмгә карата – 109 процент.

Белгечләр раславынча, беренче чабым печәне аерым кыйммәтле үзенчәлеккә ия. Кыр хезмәтчәннәре аны максималь күләмдә әзерләргә тырышканнар. Печән әзерләүдә «Актай» АПК, «Колос» ҖЧҖ, районның фермер хуҗалыклары тырышлык күрсәтә.

Сенажга 3014 гектар мәйданның 2600 гектары чаптырылган. Азык базларына 30600 тоннадан артык сенаж салынган. Бу – план күрсәткеченнән 75 процент.

Яшел уракның беренче көннәреннән үк «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ терлек азыгы җитештерү звеносы тырышып эшли. Эш ике сменада үзәкләштерелгән тәртиптә оештырылган. Азык җитештерүчеләр «Октябрь» һәм «Чирмешән» бүлекчәләрендә сенажны кирәкле күләмдә консервацияләгәннәр. Салынган сусыл азык күләме барлыгы 6,5 мең тонна тәшкил итә, план буенча 18367 тонна.

– Быел, узган ел белән чагыштырганда, күпьеллык үләннәрнең уңышы югары, – дип билгеләп үтте агрофирманың баш зоотехнигы Александр Мясников. – Үлән массасы тыгыз, биек. Чөнки һава шартлары үсемлекләр үсеше өчен бик уңай булды.

«Аксу Агро» ҖЧҖ азык җитештерүчеләре дә сусыл азык запасын көннән-көн арттыралар. Бу хуҗалыкта бүгенге көнгә азык базларына 6443 тонна сенаж салынган. Бу план күрсәткеченең 41 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев