Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бердәм тавыш бирү көнендә Аксубай районында Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына обелиск ачылды

Бердәм тавыш бирү көнендә Кече Аксубайда Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск ачылды.

Ул авыл кешеләреннән җыелган хәйрия акчасына төзелде. Әлеге уңайдан тантанага авыл кешеләре, кайткан кунаклар җыелды. Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев рәсми ачылыш алдыннан яу кырларында үлеп калган һәм Җиңү белән кайтканнан соң вафат булганнар рухына гыйбадәт кылды.

Район башлыгы белән бергә бирегә ТР спорт министры Владимир Леонов килде, тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов катнашты.

– Кече Аксубайдан фронтка 51 кеше киткән, шуларның 33е һәлак булган, – дигән тарихи фактлар китерде Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов. – Безнең сугыш батырларын онытырга хакыбыз юк. Бу мемориал – якташларыбызның сугыш кырларында күрсәткән батырлыкларына хөрмәт һәм рәхмәт билгесе.

Җыелучыларга сәламләү сүзләре белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Һәр авылның – үз тарихы. Кече Аксубайның да үткәне бар. Сугышка китүчеләрнең күпчелеге кире әйләнеп кайтмаган, район буенча фронтка мобилизацияләнгән солдатларның яртысы диярлек яу кырында башларын салганнар.

Район җитәкчесе әлеге истәлекле объектны төзүгә үз өлешен керткән кешеләргә рәхмәт белдерде. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштерүгә куйган тырышлыгы өчен Анатолий Молоствовка рәхмәт белдерелде. Ул Кече Аксубайда һәйкәл төзүдә ярдәм иткәне өчен Валентин Охотниковка Рәхмәт хаты тапшырды.

– Хәзерге заман буыны үз тарихын белергә тиеш, – дип билгеләп үтте ТР спорт министры Владимир Леонов. – Бу мөһим. Китапларда барысы турында да сөйләү мөмкин түгел. Халык батырлыгын бу обелиск кебек символлар аша тапшырганда – бу икеләтә кыйммәт. Бу урын халыклар батырлыгы турында искәртеп торачак.
Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов Җиңү өчен ничек көрәшүләре, сугышларда дусларын ничек югалтулары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. 

Ул җыелучыларны солдатларның үлемсез батырлыкларын хәтердә мәңге сакларга, яшь буынны иң яхшы традицияләрдә тәрбияләргә чакырды. Символик кызыл тасма киселде, обелиск өстеннән япма төшерелде. Барысының да күз алдында туган авылларына сугыштан әйләнеп кайтмаган һәм тыныч вакытта вафат булганнарның исемнәре пәйда булды. Тантанада катнашучылар обелиск итәгенә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев