Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Бердәм Россия” праймеризында Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов катнашты

Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Яшьләр үзәгендә хисап участогында тавыш бирде.

Участокка ул күтәренке кәеф белән килде, праймеризда катнашу ирекле, әмма бу мәсьәләгә җаваплы карарга кирәк, дип билгеләп үтте.

– Гражданлык активлыгы алдан тавыш бирү этабында мөһим. Чөнки безгә Дәүләт Думасына лаеклы кандидатлар сайларга кирәк, алар, барыннан да элек, халык мәнфәгатьләрен кайгыртачак, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Аксубай районында бүген тугыз хисап участогы эшли. Алар 8:00дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Кандидатура өчен үз тавышын 18 яше тулган һәр кеше бирә ала.

Районның тагын сигез торак пунктында: Яңа Тимошкино, Яңа Үзи, Татар Сөнчәлесе, Кәкре Күл, Иске Ильдеряк, Яңа Аксубай һәм Түбән Савруш авылларында да тавыш бирергә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев