Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бердәм кабул итү көне

Аксубайда ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән гаиләләргә хокуки ярдәм күрсәтү өчен кабул итү көне узды.

Кабул итү район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе, суд приставлары хезмәте, прокуратура, социаль яклау бүлеге, халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә уздырылды.

Ярдәм сорап  алимент түләүдән “качып йөрүчеләрдән“ җәфа чиккән гражданнар мөрәҗәгать итте. Өч бала анасына ничәнче ел рәттән инде элеккеге ире алимент түләми.

– Алиментны ул элек олы кызыбызга аена 1000-1500 сум түләп торды, – дип белдерде ханым. – Әлбәттә  инде, бала ихтыяҗлары белән чагыштырганда, бу бик әз сумма. Әмма ничә ел инде хәзер ул бөтенләй дә түләми. Ә әҗәте – 300 мең сумга якын. Түләттерергә ярдәм итегезче.

Барлык мәсьәләләр дә аерым контрольгә алынган һәм алар буенча канунда  билгеләнгән срокларда карарлар кабул ителәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, Бердәм кабул итү көне республиканың бөтен муниципаль берәмлекләрендә оештырылган, мондый тематик кабул итү көннәре традициягә  әвереләчәк һәм район халкы өчен һәр айның беренче сишәмбесендә уздырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев