Бер сумга – дүрт мәртәбә артып
2019 елның 1 декабре, якшәмбе көнне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә гражданнарга үзара салым кертү һәм средстволарны төгәл максат буенча куллану мәсьәләләре буенча референдум уза.
Узган ел бистә буенча үзара салым күләме 300 сум тәшкил итте.
Татарстан Хөкүмәте бу салымның һәр сумын 4 тапкыр арттырып, өстәмә финанслады.
– Үзара салым программасы республикада яшәүче халыкның гражданлык активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән. Үзара салым акчасының дүрт мәртәбә артып, җирлеккә кайтуы – бик уңай күренеш һәм шуңа өстәп бистә һәм авыллар өчен зур ярдәм, – дип сөйли район башлыгы Камил Гилманов. – Республикада һәм районда башкарылган эшләрнең барысы да халык өчен.
Бу программа авыл тирәлекләрен төзекләндерү максатлары өчен тормышка ашырыла. Без районда акчаны күпме күбрәк җыябыз – республика безгә шулкадәр күбрәк бүлеп бирә һәм шул рәвешле төзекләндерү буенча беренчел чираттагы эшләр дә күпкә тизрәк тормышка ашачак. Референдумда һәр гражданин катнашырга тиеш. Бу безнең һәркайсыбызның балаларыбыз, яшь буын алдындагы һәм үзебез туып-үскән, яшәгән Аксубай җиренә хөрмәтне үз эченә алган гражданлык бурычыбыз.
2017 елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә гражданнардан җыелган үзара салым акчасы 1270800 сум тәшкил итте, республика бюджетыннан 4425600 сум акча бүлеп бирелде.
2017 елда үзара салым акчасы хисабына шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең биш урамында СИП, бишенче үткәргеч урнаштырылды. Мөселман һәм православие зиратларында яңа коймалар куелды. Алты балалар уен мәйданчыгы төзелде.
2018 елда җыелган акча күләме 887400 сум, шул исәптән 2018 елның 1 апреленә 823800 сум тәшкил итте. Республика бюджетыннан 3295200 сум акча бүлеп бирелде. Үзара салым акчасына Аксубай бистәсендә энергияне янга калдыра торган 600 данә урам яктырткычы урнаштырылды, Горький һәм Набережная урамнарында ике җәяүлеләр кичүе үзгәртеп корылды, роторлы чапкыч сатып алынды.
2019 елда Аксубай бистәсендә җыелган акча күләме 807000 сум тәшкил итте. Алар җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде. 1794274,78 сумы Мазилин, Карьер, Комлык урамнарында балалар уен мәйданчыклары төзүгә тотылган. 335850,80 сумы Ленин урамы буенча җәяүлеләр кичүен төзекләндерүгә киткән. 1140980,64 сумга өстәмә рәвештә энергияне янга калдыра торган 190 яктырткыч һәм видеокамералар куелган (247985,24 сум).
– 2020 елда үзара салым акчасына Золин, Шоссе, Рәис Беляев урамнарында өч балалар уен мәйданчыгы төзү, күп фатирлы йортлар тирәлеген төзекләндерү, Ленин паркыннан Гуляев скверена кадәр тротуар салу, Шоссе урамыннан Яшьләр урамына керү юлын төзү һәм бистә урамнарында энергияне янга калдыра торган яктырткычлар кую эшен дәвам итү планлаштырыла, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә тавыш бирү өчен билгеләнгән биналарда сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтән үз эшен башлап, кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сайлау участоклары Аксубайның өч гомуми белем бирү мәктәбендә һәм универсаль технологияләр техникумы бинасында урнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев