Бер, ике, өч, бездә гайрәт, бездә көч!
Редакция хезмәткәрләре Бөтенроссия физкультураспорт комплексын гамәлгә ашыру кысаларында ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар
Районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертү буенча эзлекле эш алып барыла.
–Бу хәрәкәткә хезмәт коллективлары кушыла. Район газетасы хезмәткәрләренә дә сынау узу чираты җитте.
Газета битләрендә һәм электрон мәгълүматлар мәйданчыкларында без оешмалар хезмәт коллективларының, мәктәп укучыларының физик сынауларны ничек узулары турында сөйләдек. ГТО тапшыру өчен спорт залына килгәч, хезмәткәрләр, булдыра алырбызмы икән, дип борчылдылар. Тезелеп баскач, судьялар, инструкторлар, кабул итү тәҗрибәсеннән чыгып, барысының да мөмкин булуына ышандырдылар.
– Күнегүләрне үтәгәндә, аннары мускуллар авыртмасын өчен, артык көч куярга кирәкми, – дигән киңәшләрен бирделәр алар.
Шулай да, сынаулар җиңел түгел һәм аларны һәркем дә көн саен үтәми. Сыгылмалыкка, яткан килеш гәүдәне күтәрү, кулда күтәрелү, басып торган килеш аска таба иелү, баскан килеш озынлыкка сикерү кебек сынауларның барысын да һәр хезмәткәр уңышлы башкарды. Хисап өчен түгел, үз мөмкинлекләреңне тикшерү кызык иде. Әгәр нәрсә дә булса килеп чыкмаса, проблема өстендә эшләргә һәм яхшы физик торыш алырга була.
ГТО нормативларын тапшыру процессы күтәренке кәеф һәм шатлыклы мохитта үтте. «Юность» спорт залында үткән бер сәгать вакыт бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте, шуннан соң эштән арыганлык та сизелмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев