Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бер ФАП төзелде, дүртесе ремонтлана

Аксубай районында бер үк вакытта дүрт ФАПка капиталь ремонт ясала

 Киса, Түбән Баланда, Дума һәм Беловка фельдшер-акушерлык пунктларын август ахырына куллануга тапшырырга планлаштыралар.

Беречел звеноны модернизацияләү федераль программасы кысаларында ремонтка 2 млн.700 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Шул ук программа кысаларында Емелькинода яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Аның бәясе 9 миллионга якын.

Федераль программа капиталь ремонт бер тапкыр да ясалмаган яки 2012-2016 елларда республика максатчан программасы кысаларында косметик ремонт үткәрелгән, ул вакытта бу максатларга йөз мең сум бүлеп бирелгән, сәламәтлек саклау учреждениеләрен «тергезергә» ярдәм иткән.

Кисада ФАП соңгы тапкыр – 2016 елда, Думада – 2014 елда, Түбән Баландада 2015 елда ремонтланган. 1908 елда төзелгән барлык ФАПларның иң борынгы бинасы Емелькинода булган, кайчандыр анда җирле сәүдәгәр Ильин яшәгән.

– “Йөз меңлек” ремонт кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларында нигездә тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды, ел саен косметик ремонт ясап, үз биналарын тәртиптә тоткан фельдшерларыбызга хөрмәт күрсәтергә кирәк. Беренчел звеноны модернизацияләү программасы авылларга барып җитүенә шатланабыз, фельдшерларның уртача яше пенсиягә якынлашуы бик кызганыч. Аларның утыз проценты инде пенсия яшендә. Ә аларга алмаш юк һәм буламаячак та, әгәр дә нәкъ менә авыл фельдшерларына нинди дә булса ярдәм программасы булмаса, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов.

Сүз уңаеннан, баш табиб үзенең хуҗалык эшләре буенча урынбасары Әхтәм Насретдинов белән барлык фельдшерлык пунктларын шәхсән әйләнеп чыга. Хәзерге ремонт программасы буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен бетерү каралган – җылы су үткәрү, санузелларны төзекләндерү, канализация чыгару һәм янгын сигнализациясе үткәрү. Бу эшләр бөтен җирдә диярлек тәмамланган. Емелькинода яңа ФАП җиһазландырылган. Монда газны гына тоташтырасы калган.

Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге башка нәрсәләр турында да кайгырта: капиталь ремонт кысаларында тагын да зуррак күләмдә эшләр башкарырыга телиләр һәм хәл итү юлларын эзлиләр, шул исәптән җиһазландыру буенча да, ә эшкә подрядчылардан тыш, үз техник персоналны да җәлеп итәләр.

Без Дума ФАПда булдык, монда ремонт тәмамлануга якынлаша. Канализация эшләрен генә тәмамлыйсы калган.

– Монда санитар таләпләр үтәлгән: процедура, күзәтү кабинеты, санузел, көтү бүлмәсе – барысы да аерым. Монда авыл да нык, кешеләр дә тырыш, фермерлык эше белән шөгыльләнәләр. Фельдшер да тәҗрибәле – алга таба эшләсә, яңадумалыларның сәламәтлеге һәрвакыт ышанычлы кулларда булачак, – дип йомгаклады сүзен Марсель Ислямов.

Ремонтка җирле фельдшер Нурия Гафиятова шатланып бетә алмый. Ул 33 ел фельдшер булып эшли, аның 35 еллык медицина стажы бар. Бүгенге көндә Нурия Шамил кызы 320 кешегә хезмәт күрсәтә, алар арасында – 65 бала. 32 мәктәп укучысы һәм 12 мәктәпкәчә яшьтәге бала да аның карамагында. Фельдшер быел авылда өч баланың дөньяга аваз салуы һәм халыкның авылдан китмәве турында горурлык белән сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев