Бер ел эчендә район 450 миллионнан артык суммага төзекләндерелә
Бүген Россиядә Төзүче көне билгеләп үтелә.
Бәйрәм алдыннан безнең хәбәрче, бүгенге көн һәм районда зур әһәмияткә ия булган әлеге тармакны үстерү перспективалары турында сөйләшү өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов белән очрашты.
– Илдар Ирек улы, безнең районда яңа объектлар төзелә, йортлар ремонтлана, юллар салына, әйтергә кирәк, соңгы елларда инфраструктура күзгә күренеп үсә...
– Республикада һәм районда шәһәрләрне генә түгел, шулай ук авыл территорияләрен дә үстерү һәм эшчәнлекнең төрле юнәлешләре – спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау, күп фатирлы торак йортларны ремонтлау, юллар төзүгә юнәлдерелгән дистәләгән программа тормышка ашырыла.
Гомумән алганда, һәр авыл җирлегендә даими эшләп килгән теге яки бу Программа Федераль бюджет, республика һәм муниципаль берәмлекне финанслаганда ел саен социаль-мәдәни-көнкүреш, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларын төзү һәм ремонтлау, юлларга вак таш һәм асфальт салу, урам утлары үткәрү, иҗтимаги киңлекләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү мөмкинлеге бирә. 2018 елда төзелеш сезоны, 444 миллион сумга объектлар төзелеп һәм ремонтланып, гомуми озынлыгы 20 километрдан артык тәшкил иткән юллар салынып, уңышлы тәмамланды.
– Быел финанс чыгымнары күләме нинди, районда тагын нинди объектлар төзеләчәк?
– Быел район 450 миллион сумлык бюджет акчасына төзекләндерелә. Яңа сафка басачак объектларның берсе – ул МЮД поселогындагы Күп функцияле үзәк. Бу заманча бинада клуб һәм китапханә урын алачак, эчке эшләре алып барыла инде. Капиталь ремонттан соң Емелькино мәктәбе һәм район үзәгенең «Салават күпере” балалар бакчасы 1 сентябрьдә укучыларны һәм нәниләрне яңартылган торышта каршы алачак. “Заманча мәктәп” Федераль проектының “Белем бирү” милли проектын тормышка ашыру кысаларында өч авыл мәктәбендә – Савгач, Иске Тимошкино һәм Иске Ибрай мәктәпләрендә сыйныфларны һәм функциональ зоналарны капиталь ремонтлау үткәрелә.
Универсаль технологияләр техникумында зур ремонт бара – быел белем бирү учреждениесен 47 миллион сумга ремонтлыйлар. Ремонт сыйфатын һәм һөнәри-техник белем бирү учреждениеләренә ярдәм итүнең мөһимлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуашстан республикасы Башлыгы да билгеләп үттеләр. Хәзерге вакытта автодром төзелә һәм йөгерү юлын төзүне башлау да планлаштырыла. Йөз миллион сумнан күбрәккә финанслау белән АТУТның уку корпусларын капиталь ремонтлауга яңа проектлар алдан хупланган.
Яңа төзелгән футбол мәйданчыгын ачу белән Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп укучыларының яңа уку елында спорт уңышлары тагын да югарырак булачак. Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән максатчан программалар гамәлгә ашырыла. Иске Ибрайда табиб амбулатория төзелеше төгәлләнеп килә. Иске Чуаш Адәмсуында блоклы-модульле фельдшерлык пунктында монтажлау эшләре үткәрелә.
Яз башыннан район үзәгенең күпфатирилы алты йортында зур ремонт үтте – каядыр түбәне яптылар, каядыр фасадны җылыттылар. Быел муниципаль берәмлектә – бистә башкарма комитетында ремонтның икенче этабы үтте.
Сөнчәледә халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты – блоклы- модульле кибет төзелә.
– Аксубайда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү планында да күп эшләр башкарыламы?
– Район үзәге – ул районның йөзе. Аксубайлыларның үзләренең дә балаларга, яшьләргә, пенсионерларга ял итәр өчен урыннар булган төзекләндерелгән бистәдә яшиселәре килә. Мазилин урамындагы җәмәгать киңлеген төзекләндерүне дәвам итәбез – тротуар салынды инде, анда шулай ук яктырткычлар да куелачак. Урамның уң ягында да эшләр планлаштырыла.
Урман хуҗалыгының беренче министры Александр Гуляев паркы бер ай элек кенә ачылды әле. Чуаш милли мәдәни бәйрәмен үткәрүгә Кече Сөлчә елгасы янындагы җәмәгать киңлеге төзекләндерелде.
Районны төзекләндерүгә гражданнар үзара салым программасында катнашып ярдәм итәләр – җыелган бер сумга республика дүрт сум өсти.
– Безнең авыл хуҗалыгы районында төзүчеләр агросәнәгать комплексларын да әйләнеп үтмиләр...
– Республика Программалары авыл хуҗалыгы объектларына да юнәлтелгән. «Актай», «Восходящая Заря» агрофирмаларында, Адеев В.М. КФХда (Пионер поселогы) республика программалары кысаларында сыер абзарлары һәм ындыр хуҗалыклары ремонтлана. ИскеТимошкино авылында «Погода» КФХга кадәр юл ремонтланган.
– Һәр елны районда юллар төзелә һәм ремонтлана...
– Юл эшләре программасы кысаларында 2019 елга Аксубай районы буенча урам юллары челтәрен норматив торышка китерү планлаштырыла – Савруш авылына кадәр керү-чыгу юлларына, Яшьләр, Яшел, Карьер, Чехов, Каенлык урамнарының бер өлешенә вак таш җәю.
Ленин, Золин, Пролетар, Шоссе урамнарында асфальт-бетон япма белән ремонт эшләре ниятләнә. Муниципаль юл фонды хисабына чиркәүгә кадәр юл, Октябрь, Пролетар, СХТ территориясенә, Ленин урамы,18 нче йортка, Октябрь урамына, Каенлык урамы, 31 йортка кадәр (Октябрь урамыннан), Ленин урамы, 16 нчы йортка, Беляев урамына керү юллары, Мазилин урамында АТУТ янында тротуар, Золин урамында тротуар, Шоссе урамыннан Профсоюз урамына керү юлы каты түшәмәле юл белән капланачак. Безнең район «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» программасына да кертелде – төбәк билгеләнешендәге Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлы ремонтланды.
«Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасы буенча Түбән Саврушка кадәр юл төзелеше төгәлләнде. Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ремонтлау Программасы Аксубай-Емелькино, Аксубай-Федоровка юлларын төзүне төгәлләү, Аксубай-Федоровка юлына капиталь ремонт ясау мөмкинлеге бирде. Түбән Баланда-Югары Баланда юлын төзү алып барыла һәм озак көтелгән Аксубай-Федоровка-Яңа Ибрай юлларын (Яңа Тимошкино-Иске Ибрай участогы) үзгәртеп кору эшләре башланачак.
– Төзүче көне бәйрәме уңаеннан районны төзекләндергән һәм объектлар төзелешенә үз өлешләрен кертүчеләрне атап үтү дөрес булырдыр, мөгаен.
– Болар Аксубайның төзелеш компанияләре – «Максад», «Стройсервис», ШЭ Зәйдуллин Х.Н., ТКХ МПП, «Стройкомплект» ҖЧҖ, «ТатИнвестСтрой», «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы һәм Алексеевсктан «Стройдорсервис». Алар үз эшләренең осталары, бәйрәмдә алар хезмәтләре өчен хөрмәтләүгә лаек. Алар эшне сыйфатлы һәм вакытында башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев