Бер ел эчендә эштән китүче һәм эшкә килүче табиблар саны билгеле
Татарстанда 2021 елда 1858 табиб эшли башлаган, шул ук вакыт эчендә дәүләт клиникаларыннан 1700е киткән.
Татарстанда 2021 елда 1858 табиб эшли башлаган, шул ук вакыт эчендә дәүләт клиникаларыннан 1700е киткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.
«1858 килде, 1 700 табиб китте. Китүчеләргә караганда килүчеләр күбрәк булды. Без пенсия яшендәге кешеләр китүен, тагын бер өлеше башка төбәкләргә күчүен, шәхси медицина оешмаларына китүчеләр булуын билгеләп үтәбез», — диде спикер.
Шулай ук республикада 3356 урта медицина хезмәткәре эшкә урнашкан.
Илдар Фатыйхов, сәламәтлек саклау системасы өчен белгечләрнең уңай үсеше булуы мөһим, дип искәртте.
Элегрәк «Татар-информ» пандемия елларында пенсиягә китүчеләрнең 25 проценты эшкә яңадан кайтуын хәбәр иткән иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев