Беловка җирлегендә халык бурычларны хәл итүгә актив һәм килешеп алына
Беловка авыл җирлеге Советы утырышы узды.
Муниципаль берәмлек җитәкчесе Илсур Мәхмүтов үзенең хисап докладында Совет эшчәнлегенең төп аспектларын чагылдырды.
Җирлекнең биш торак пунктында 710 кеше яши, шул исәптән 172 пенсионер, 452 эшкә сәләтле кеше һәм 18 яшькә кадәрге 86 бала.
Соңгы елларда халык санының тотрыклы кимүе күзәтелә. Хисап елында 13 кеше үлгән, ике бала туган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 198 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 84 савым сыеры.
Рифә Идиятуллинаның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 16 савым сыеры исәпләнә. 2025 елда аңа район җитәкчелегеннән саву аппараты тапшырылган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме кысаларында субсидияләр бирелгән: савым сыерлары һәм кәҗәләр асрауга — 502 700 сум; атлар асрауга — 15 000 сум; кош-корт сатып алуга – 290 040,50 сум. Сыер асраучылар һәркөнне уртача 450 литр сөт тапшыра.
Үзара салым программасы буенча план нигезендә 230 000 сум акча җыелган; республика дотациясен исәпкә алып, гомуми күләме 1 150 000 сум тәшкил иткән. Бу акчалар торак пунктлар чикләрендә юлларны төзекләндерүгә һәм вак таш сатып алуга, су белән тәэмин итү һәм су чыгару системаларын, су башняларын, коеларны һәм башка инженерлык корылмаларын ремонтлауга, янгын сүндерү өчен сыешлык сатып алуга, юлларны кышкы чорда карап тотуга юнәлдерелгән. Барлык акчалар тулысынча үзләштерелгән.
Узган хисап чорында үтәлмичә калган бурычлар: Яңа Үзи авылы һәм Сергеевски поселогы урамнарын яктырту программасына кертү; Яңа Үзи авылы һәм Сергеевски поселогында тукталыш павильоны урнаштыру; Яңа Үзи һәм Беловка авылларында күперләрне ремонтлау; газ казанын; Беловка мәдәният йортының тәрәзәләрен алыштыру.
Илсур Мәхмүтов шулай ук мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшенә тукталды, мөһим проблемаларны хәл итүдә, шулай ук массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүдә халыкның активлыгын һәм бердәмлеген билгеләп үтте. Утырыш башланыр алдыннан Яңа Үзи, Беловка, Алексеевка һәм Сергеевски торак пунктларының үзешчән коллективлары дәртле татар, чуаш, рус җырлары белән чарада катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
Җирлек башлыгы агымдагы елга бурычлар белән таныштырды: бюджетны үтәү; авылларны төзекләндерү; юлларны ремонтлау һәм карап тоту; су бирүне санитар нормаларга туры китерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев