Беловка авылы халкы зиратны һәм «Шурҫӑл» чишмәсен чистарту буенча шимбә өмәсе үткәрделәр
Беловка авылында эш сөючән һәм дус халык яши.
Беловкалылар ата-бабалары тарихына зур хөрмәт белән карыйлар. Алар үз авылларының үткәне һәм аңа нигез салган ата-бабалары турында күбрәк белергә телиләр.
Бу торак пункт тарихыннан билгеле булганча, узган гасырның егерменче еллар уртасына кадәр чукынган чуаш крестьяннарының зур төркеме бүгенге көндә чиста татар авылы булып торган Яңа Үзидә яшәгән. Соңрак алар моннан китәләр һәм күршедә үзләренең чуаш авылын булдыралар. Шул вакыттан алып күпме еллар узган. Беловка халкы Яңа Үзи авылындагы ата-бабалары зиратын игътибарсыз калдырмыйлар. Ата-бабалары җирләнгән урында алар хәтер тактасы урнаштырганнар, бу урынны тотып алганнар, аны чистартып, тәртиптә тоталар. Күптән түгел зиратта территорияне җыештыру буенча өмә үткәргәннәр. Бердәм эшләгәннәр, үләнне чапканнар, куак ботакларын җыештырганнар.
Шулай ук авыл чишмәсе территориясендә дә тәртип урнаштырганнар.
Фото: Сергей Уланов архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев