Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгечләр су коенганда балаларга игътибарлы булырга өнди

“Өлкәннәр тарафыннан тиешле күзәтчелек булмау аркасында, республика сулыкларында балалар гомер өзелә”, - ди Юрий Венедиктов.

Быелгы җәй су коену өчен уңай түгел, шуңа балаларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бу хактагы фикерләрен бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов җиткерде.

“Татарстан сулыкларында өлкәннәрнең батып үлү күренеше кимесә дә, балалар һәлакәте аерым үзенчәлеккә ия”, - диде Венедиктов.

  • Ел башыннан республика сулыкларында 31 кеше, шул исәптән 4 бала батып үлгән.

“Майның ике көнендә – 30, 31 май көннәрендә, Зәй, Буа, Әлмәт районнарында ике яшүсмер батып үлде, икесе коткарылды. Июль аенда Азнакай, Актаныш районнарында шулай ук ике бала су корбаны булды”, - диде Баш дәүләт инспекторы.

Юрий Венедиктов сүзләренчә, балалар фаҗигасенең сәбәбе – өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль-күзәтчелек булмауда.

“Республикада быелгы җәйдә һава торышы салкынча тора. Су тиешле күләмдә җылынып бетмәгән, яңгырлар һәм көчле җил хакимлек итә. Бу шартлар су коену өчен уңай саналмый. Шуңа күрә балаларга аеруча да игътибарлырак булу кирәк”, - диде ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев