Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгеч ышанычлы даруларны ничек сатып алырга икәнлеге хакында сөйләде

Фармацевт препаратларның даруханәләрдә саклануы турындагы бөтен мәгълүматны тәкъдим итәргә тиеш.

Даруларның организмга зыянлы тәэсире булмасын өчен, аларны даруханәләрдә сатып алуың хәерле. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Росздравнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Барыннан да элек, препаратларны бары тик даруханәдә генә сатып алырга кирәк», - дип искәртте спикер.

Препаратларны интернеттан – тикшерелмәгән сайтлар яки мессенджерлар аша сатып алганда ялган дару яисә башка төрле дару дип, куркыныч компонентлар җибәрүләре ихтимал, алар сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Любовь Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, дару юнәтер алдыннан фармацевттан консультация алырга, шулай ук препаратны даруханәдә саклау шартлары үтәлгәнме-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк.

Моннан тыш, Россия территориясендә теркәлгән дарулар гына сатып алуың хәерле.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев