Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгеч яшүсмерләрне коронавирустан вакцинацияләү шартларына ачыклык кертте

Яшүсмерләрне коронавируска каршы вакцинацияләү эпидемиологик күрсәткечләр буенча прививкалар илкүләм календарена кертелгән.

Яшүсмерләргә коронавирустан прививканы бары тик ата-аналар гаризасы буенча гына ясаячаклар. Әле бер документ таләп ителәчәк — әгәр балага унбиш яшь булмаса, ата-аналарның ризалыгы яки, унбиш яшь тулса, баланың ризалыгы.

«Бу вакцинацияне ясату-ясатмау ирекле булуын гарантияли», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик медицина буенча баш штаттан тыш балалар белгече Ләйлә Намазова-Баранова сөйләде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Табиб искә төшергәнчә, яшүсмерләрне коронавируска каршы вакцинацияләү эпидемиологик күрсәткечләр буенча прививкалар илкүләм календарена кертелгән.

Намазова-Баранова сүзләренчә, яшүсмерләрдә, олыларныкы кебек үк, коронавирусның авыр формасы, хәтта үлем очракларына кадәр күзәтелергә мөмкин. Бу бигрәк тә хроник авырулары, артык авырлыгы һәм иммуносупрессив терапия алучы риск төркемендәге балаларга кагыла. Коронавирустан соң йөрәк-кан тамырлары системасы эше бозыла, неврологик проблемалар, когнитив дисфункцияләр кала.

«Барыннан да элек вакцинация инфекция йоктырган очракта сәламәтлек какшауга китермәскә ярдәм итә, шулай ук мультисистема ялкынсыну синдромы һәм яшүсмерләрнең ковидтан соң синдром үсеше куркынычын сизелерлек киметә», — дип йомгаклады медик.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев