Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгеч: Коронавирустан өч ай саен ревакцинация үтүнең зарурлыгы юк

«Омикрон» яңа штаммы аркасында коронавирустан ревакцинация вакытын өч айга кадәр кыскартырга тәкъдим иткәннәр иде.

Коронавирустан һәр өч ай саен ревакцинация үткәрүнең мәгънәсе юк, дип саный Гамалея үзәге директоры урынбасары Денис Логунов. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк Европа дару чаралары агентлыгы «омикрон» яңа штаммы аркасында коронавирустан ревакцинация вакытын өч айга кадәр кыскартырга тәкъдим иткән иде.

«Бездә мондый тәкъдимнәр юк һәм кирәклеген дә күрмим. Хәзер Pfizer тарата торган мәгълүмат тикшерелгән түгел, ә яткан продуктны сату буенча реклама актына охшаган», — диде белгеч.

Ул тикшеренүләрнең арадаш нәтиҗәләре нигезендә «кешеләрне өч ай саен вакциналаштырырга» кирәк дигән карар кабул итәргә ярамавын әйтте.

Элегрәк Таиланд Хөкүмәте коронавирусның яңа мутациясе аркасында ревакцинация срокларын 6 айдан 3 айга кадәр кыскарту турында карар кабул иткән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев