Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белем бирү сыйфатына төп игътибар

Буген район мөгаллимнәре һөнәри бәйрәмнәрен – Укытучы көнен билгеләп үтәләр.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина белән бәйрәм алды әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

–Рәмзия Сәлих кызы, 2021- 2022нче уку елы нинди вакыйгалар белән истә калды һәм район мәгариф учреждениеләренең уңышлары нинди булды?

–Узган уку елында районның белем бирү системасы үз эшчәнлеген «Он-лайннан китмәскә!» һәм «Мәктәпләргә һәм вузларга тәрбияләү!» шигарьләре астында алып барды. Агымдагы елның 1 сентябреннән башлангыч һәм төп мәктәпләр яңа Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары буенча эшли. Без хәзер электрон белем бирү ресурсларына дәүләт контроле шартларында эшлибез. Шунысы куанычлы, быелгы уку елыннан башлап, белем бирү сыйфатына, ягъни урта, югары һәм өстәмә белем бирү сегментларына зур игътибар биреләчәк. 2022 ел район мәгариф системасында Цифрлаштыру елы буларак истә калачак. Безнең уңышларыбыз да бар. Узган уку елында мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча бер җиңүче һәм 19 призер булды. Ел нәтиҗәләре буенча унҗиде чыгарылыш укучысы мәктәпне «алтын» медальгә тәмамлады, шулай ук без үзебезнең югары балл туплаган чыгарылыш укучыларыбыз белән дә горурланабыз.

– 2022 елның җәе укучылар өчен ничек үтте?

–Җәйге чорда 544 бала ял итте, шуларның 400е – мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларында, 90 бала – хезмәт һәм ял лагерьларында, 20се – Казан янындагы «Чайка» ял лагеренда профильле сменада. Авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да игътибарсыз калмады. Ун бала шәһәр яны лагеренда ял итте. 16 бала палата лагеренда профильле сменада ялын файдалы итеп үткәрде, КДН һәм ПДНда исәптә торучы үсмерләр дә “Дети Галактики” палата лагеренда күңелләренә хуш килгән шөгыльне тапты.

–Рәмзия Сәлих кызы, район мәктәпләренең 2022-2023 уку елына әзерлеге турында нәрсә әйтә аласыз? Ул ничек башланды?

–Ун елдан артык республика бюджеты хисабына белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла. Быел Савгач урта мәктәбе капиталь ремонтланды. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 19 миллион 50 мең сум акча бүлеп бирелде. 2022-2023 елда Иске Үзи урта мәктәбен ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук районда җиһазлар сатып алу белән ризык әзерләү блокларын ремонтлау буенча республика программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Быел исемлеккә өч ризык әзреләү блогы керде: Савгач урта мәктәбе, (3 миллион 500 мең сум бүленгән); Иске Үзи урта мәктәбе (2 миллион 687 мең сум) һәм Иске Савруш төп мәктәбе (2 миллион 300 мең сум). Хәзерге вакытта Иске Үзи урта мәктәбендә ризык әзерләү блогында ремонт эшләре алып барыла.

2023 елга Яңа Тимошкино төп, Иске Кыязлы төп, Иске Ильдеряк урта һәм Урмандеево башлангыч мәктәпләреннән гаризалар керде. 2нче Аксубай һәм Иске Ильдеряк урта мәктәпләре базаларында «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре булдырылачак. Бүген әзерлек бара: химия, биология, физика кабинетлары ремонтлана һәм яңа җиһазлар кайтарыла.

Форсаттан файдаланып, укытучылар коллективлары һәм ата-аналар комитетлары исеменнән капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыруда, матди-техник базаны яңартуда ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллинга, район башлыгы Камил Гилмановка зур рәхмәт белдерәм.

–2022-2023 уку елында районның гомумбелем бирү мәктәпләрен нинди яңалыклар көтә?

– 2022/23 уку елының беренче сентябреннән үк мәктәп тормышы бик нык үзгәрде. Һәр дүшәмбе укучылар әләм күтәрәләр һәм дәүләт гимнын башкаралар. Дәүләт флагын күтәрүне иң яхшы укучыларга (укуда, спортта, иҗади эшчәнлектә), укытучыларга һәм ата-аналарга ышандыралар. Мәктәпләрдә дәрестән тыш цикллар кертелде. Һәр атна сыйныф сәгатьләрендә укучылар белән патриотик темага һәм үсеп килүче буында иң яхшы әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча әңгәмәләр үткәрелә. 5-9 сыйныфларда икенче чит телне өйрәнү мәҗбүри булудан туктый, аны ата-аналар гаризасы буенча укытачаклар.

Түбән сыйныфлардан финанс грамоталыгын укыта башлаячаклар. ФГОСка нигезләнеп универсаль, гуманитар, технологик, табигыйфәнни һәм социаль-икътисадый укыту профильләре кертелә.

– Бу якты бәйрәмдә Сез хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

–Хөрмәтле укытучылар! Кадерле хезмәттәшләр! Укытучы көне белән котлап, сезгә сәламәтлек, уңышлар, оптимизм һәм игелекле хезмәтегездә яңа иҗади уңышлар телим. Сезгә игелекле мөгамәләгез, тырыш һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, алар ярдәмендә белем бирү эшчәнлегенең югары нәтиҗәләре билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев