Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Бәхет” төркеме игенчеләргә бәйрәм бүләк итте

Иске Кыязлы авыл мәдәният йортының “Бәхет” төркеме катнашучылары үзләренең ягымлы тавышлары белән мәдәният учагы сәхнәсендә генә чыгыш ясамый.

Бу көннәрдә алар авылдан ерак түгел басуда урып-җыюда эшләүче уңган игенчеләр өчен күңелле ял мизгелләре бүләк иттеләр. Алар өчен кечкенә генә бәйрәм оештырып, үзләренең матур чыгышлары белән күңелләрен күтәрделәр, эшкә дәрт өстәделәр.

Комбайнчылар да аларга кушылып җырладылар, аларның шатлыгы йөзләренә чыккан иде.

erid: 2Vtzqw6pLty

Төркем кызлары көзге муллыктан да өлеш чыгардылар. Кыр батырларын хуш исле алмалар, яңа пешкән ипи, бал белән сыйладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, күңел түреннән чыккан җылы теләкләрен ирештереп, эшләрендә унышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев