Бәхет дагаларын үз куллары белән ясадылар
Туган як тарихын өйрәнү музеенда өйне бизәү өчен әйберләр ясау буенча чираттагы осталык дәресе узды.
Район ветераннар советы активистлары – Аксубай туган якны өйрәнү музеенда еш кунак. Бу юлы да алар мәдәният учреждениесе диварлары эчендә кызыклы эш белән шөгыльләнделәр: эшләнмәләр ясадылар. Кул эшләре буенча клуб әгъзалары һәм ветераннар оешмасы вәкилләре авыл өен традицион саклаган “бәхет дагасы”н ясау өстендә эшләделәр. Музейда билгеләп үткәнчә, бу предмет, өйгә бәхет, уңыш һәм байлык алып килүче иң борынгы бөти булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев