Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Басуда игенне дә, саламны да җыялар

Һәр игенче өчен уңыш җыю чоры иң катлаулы, киеренке вакыт.

Быелгы аномаль эссе җәй игенчеләрне ныклыкка сынады. Алар иртәдән кичкә кадәр кырда эссе кояш астында эшлиләр, моңа барысы да түзә алмый. Әмма һава торышының үзенчәлекләре дә, башка факторлар да үсемлекчеләрнең эш нәтиҗәләренә тәэсир итми. Алар максималь йөкләнеш белән хезмәт куялар. Районда беренче булып «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ игенчеләре урып-җыюга чыктылар һәм бүген югары күрсәткечләргә ирешәләр.

–Комбайн экипажлары туктаусыз, вакытның кадерен белеп эшлиләр, – дип билгеләп үтте директор урынбасары Тәбрис Миначев. – Нәтиҗәләр бар. Кыска агротехник срокларда бөртекле культуралар мәйданнарының 80 проценттан артыгы урып-җыелды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 1 августка «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФда барлык исәпләнелгән 7298 гектар мәйданның 5770 гектарыннан ашлык культуралары суктырып алынган. Шул исәптән – 4600 гектардан артык көзге бодай, якынча мең ярым гектардан борчак, бу планлаштырылган күләмнең яртысыннан артыгын тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре 12 мең тоннага якын ашлык суктырган.

Басудагы барлык эшләр: ашлык суктыру, аны төяп озату һәм салам әзерләү комплекста бара.

Александр Павлов (рәсемдә) комбайнчы булып эшли, Евгений Воронов – комбайнчы ярдәмчесе, Җәмил Сәгъдиев пресс-җыйгычта салам пресслый. Кырда эш кайный: суктырылган урында пресс-җыйгыч эшкә керешә – саламны җыеп төргәкләргә төрә. Урып-җыю комплексының җайга салынган эше бурычны уңышлы үтәүне тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев